Журналларны ничек тәкъдим итәргә?
Күзәтү манарасы, апрель — июнь
«Бүгенге көннәрдә күп ата-аналар үз балаларын әхлакка өйрәтергә тырыша. Сез ничек уйлыйсыз, бу чыннан да мөһимме? [Җавабын тыңла.] Изге Язмаларда балаларны кечкенәдән үк өйрәтергә киңәш бирелә. [Гыйбрәтле сүзләр 22: 6 ны укы.] Бу мәкаләдә Гайсәнең искиткеч үрнәгенә игътибар ителә, һәм аның үрнәге ярдәмендә ата-аналар үз балаларын тыңлаучан булырга өйрәтә алачак». 30 нчы биттә башланган мәкаләгә игътибар ит.
Күзәтү манарасы, июль — сентябрь
«Ни өчен Аллаһы газапларны рөхсәт итә, сез моның турында уйлаганыгыз бармы? [Җавабын тыңла]. Бер кеше Барлыкка Китерүчегә мондый сорау белән мөрәҗәгать иткән, күп кешеләрнең шундый сорау туа. [Мәдхия 9:22 не укы]. Бу санда Изге Язмалар нигезендә Аллаһы газапларны ни өчен рөхсәт итә икәне аңлатыла, шулай ук кешеләрне коткарыр өчен ул нәрсә эшли икәне әйтелә».