Сораулар рамкасы
◼ Вәгазьләгәндә, безне туктатсалар һәм китәргә кушсалар, нәрсә эшләргә?
Кайвакыт хезмәт иткәндә вәгазьчеләр янына милиция хезмәткәре килеп, аларга законны бозганнары турында әйтә һәм вәгазьне туктатырга куша. Андый очракларда сиңа ихтирамлы булырга һәм шунда ук участоктан китәргә кирәк (Мат. 5:41; Флп. 4:5). Үзеңнең законлы хокукларың турында сөйләп торма һәм нәрсәдер аңлатырга тырышма. Милиция хезмәткәре белән әдәпле генә сөйләш: удостоверение номерын күрсәтсен һәм милициянең нинди бүлегендә эшләгәнен әйтсен. Моны язып куй, аннары шунда ук өлкәннәргә хәбәр ит һәм алар филиалга мөрәҗәгать итәчәк. Шулай ук күп фатирлы йортта яисә комплекста вәгазьләгәндә, тәртип өчен җаваплы кеше яки башка эшче сине китәргә сораса, шунда ук алар кушканча эшлә һәм өлкәннәргә хәбәр ит. Хакимият кешеләре белән үзеңне йомшак һәм басынкы итеп тоту кирәкмәгән авырлыклардан саклаячак (Гыйб. сүз. 15:1; Рим. 12:18).