Күп фатирлы йортларда тырышып «Яхшы хәбәрне вәгазь итәбез»
1. Тырышып «Яхшы хәбәрне вәгазь итү» нәрсәне аңлата?
1 Без дә, рәсүл Паул кебек, тырышып «Яхшы хәбәрне вәгазь итәргә» телибез (Рәс. 20:24). Шуңа күрә без мөмкин булганча күбрәк кешеләргә Патшалык хәбәрен җиткерергә тырышабыз. Аларның күбесе күп фатирлы йортларда яши. Кайвакыт бу йортларга керү авыр булырга мөмкин. Ләкин андый йортларда бик күп кеше яши, шуңа күрә яхшы хәбәрне таратыр өчен күп мөмкинлекләр ачыла.
2. Ни өчен күп фатирлы йортларда вәгазьләгәндә, акыллы булырга һәм уйлап эш итәргә кирәк?
2 Җинаятьчелек һәм көч куллану куркынычы аркасында, кайбер шәһәрләрдә күп фатирлы йортларны ачкыч белән генә ачып була һәм анда каравылчы эшли яки яшерен камералар куела (2 Тим. 3:1, 2). Бу йортлардагы җаваплы кешеләр чакырылмаган кешене кертергә ярамый дигән кагыйдә урнаштырырга мөмкин. Тәртип өчен җаваплы кеше, бигрәк тә берәр фатир хуҗасы зарланса, безне йорттан китәргә сорый ала. Шуңа күрә акыллы булу һәм уйлап эш итү мөһим.
3. Күп фатирлы йортларда нинди вакытта вәгазьләү яхшырак, һәм ни өчен?
3 Нинди вакытта вәгазьләргә? Башка участокларда кебек, күп фатирлы йортларда да кешеләр өйдә булганда вәгазьләү яхшырак. Күпчелек хуҗалар өйдә булмаганда килсәк, без шикләр тудырырга мөмкин. Күп вәгазьчеләр кешеләрне өйдә кичке вакытта һәм шимбә яки якшәмбе көнне көндез вәгазьләгәндә очраталар. Иртән, бигрәк тә ял көннәре иртән вәгазьләсәк, хуҗалар тәртип өчен җаваплы кешегә бездән зарланып сөйләргә мөмкин.
4, 5. Күп фатирлы йортлар ябык булса, анда ничек кереп була?
4 Йортка ничек керергә? Вәгазьче тәртип өчен җаваплы кешедән яки бу йорттагы башка эшчедән бу йортта вәгазьләр өчен рөхсәт сорарга тиеш түгел. Ябык йортның домофоны булса, аның ярдәмендә безнең белән сөйләшер өчен безне керткән берәр кешене табып була. Аның белән сөйләшкәч, кайчакта без башка фатирдагы кешеләр белән сөйләшә алабыз. Ә башка очракларда кешеләр белән йорттан чыгып, домофон аша сөйләшү акыллы булыр. Домофон аша ничә кеше белән сөйләшергә икәнен карар иткәндә, уйлап эш итәргә кирәк.
5 Кайбер кешеләр килүебезнең максаты турында домофон аша ишетергә тели. Андый очракта дусларча үзеңнең исемеңне әйт. Домофон янында яшәгән кешеләрнең исемлеге булса, хуҗага исеме белән эндәш. Сөйләшәсе теманы кыскача әйт. Кайберәүләр «Изге Язма нигезендә сөйләшү» (рус) китабындагы кереш сүзләрне сөйлиләр.
6. Каравылчы булган йортларда вәгазьләгәндә, нәрсә эшләп була?
6 Йортта каравылчы булса һәм ул анда вәгазьләргә рөхсәт итмәсә, без аңарга вәгазьли алабыз. Күп каравылчылар безнең басмаларны рәхәтләнеп укый. Без хәтта аның белән Изге Язмалар өйрәнүен башлап, аны подъездда үткәрә алабыз. Каравылчы кызыксынган кеше янына керергә рөхсәт иткәндә, башка ишекләргә шакымасак, яхшырак булыр иде.
7. Вәгазь сумкасы турында нәрсәне истә тотарга кирәк?
7 Тышкы кыяфәт һәм тәртип. Без зур, калын портфель, яки сумка белән йөрсәк, күзгә бәрелеп торачакбыз. Шуңа күрә без кечерәк сумка белән яки сумкасыз йөрү турында уйлана алабыз. Кайбер вәгазьчеләр кирәкле басмаларны папкага салалар, ә Изге Язмаларны кулда тоталар яки кесәдә йөртәләр.
8. Күп фатирлы йортларда төркем белән вәгазьләгәндә нәрсәне исәпкә алырга кирәк?
8 Подъездда һәм машина торган урыннар янында яки башка җирләрдә зур төркемнәргә җыелмасак, яхшырак булыр иде. Чөнки кешеләр андый төркемнәргә игътибар итәчәк. Җинаятьчелек киң таралган районнардагы йортларда вәгазьләгәндә сак булырга кирәк (Гыйб. сүз. 22:3). Мәсәлән, ике-өч пар вәгазьче бер-берсен ишетә алырлык ара калдырып вәгазьли ала, һәм берсе ишеккә шакыганда, калганнары көтеп тора ала.
9. Без ничек әдәплелек саклый алабыз, һәм ни өчен бу мөһим?
9 Күп фатирлы йортка кергәндә аяк киемеңне сөрт һәм артыңнан ишекне тулысынча ябып куй. Үзебезне шулай әдәпле тотсак, хуҗаларның зарланырга сәбәпләре әзрәк булачак. Йортка кергәч, ишек янында тоткарланып торма, ә туп-туры лифт янына яки кирәкле этажга таба бар. Шулай эшләсәк, күзәтеп торучыларда шикләр тумаячак.
10. Этажларда кирәкмәгән тавыш чыгармас өчен, нәрсә эшләп була?
10 Күп фатирлы йортларның этажларында еш кына тавыш яхшы ишетелә. Шуңа күрә сөйләшкәндә кычкырып түгел, ә фатир хуҗасы гына ишетерлек итеп сөйләш. Башка вәгазьчеләр белән сөйләшкәндә тыныч һәм йомшак тавыш белән сөйләш, югыйсә кешеләр шикләнә башларга мөмкин. Хуҗаларны борчымас өчен, кайбер вәгазьчеләр фатирларга этаж буйлап бер-бер артлы түгел, ә бер баштагы ишеккә шакыгач, икенче баштагы ишеккә шакыйлар һәм шулай итеп бөтен этажны йөреп чыгалар. Шулай ук ишекне каты яки дөбердәтеп шакысак, без өйдәгеләрне куркытырга мөмкин.
11. Ишектә күзәтер өчен тишек булса, нинди киңәшләр ярдәм итәргә мөмкин?
11 Ишектә күзәтер өчен тишек булса, фатир хуҗасы сине һәм синең хезмәттәшеңне күрерлек итеп бас. Ишектәге күзәтер өчен тишеккә карап тор. Кешенең ишек янына килүен сизгәч, исәнләш һәм кереш сүзләреңне әйтә башла. Кеше: «Кем бар анда?» — дип сораса, үз исемеңне һәм хезмәттәшеңнең исемен әйтү яхшырак булыр. Шул чакта кеше, бәлки, ишекне ачарга теләр. Ачмаса, кереш сүзләреңне ишек аша дәвам ит.
12. Өйдә булмаган кешеләргә әдәбиятны ничек калдырып була?
12 Өйдә кеше булмаса. Тәртип өчен җаваплы кешеләр, басмаларны подъездда яки йорт тирәсендә җыярга туры килгәнгә, зарланырга мөмкин. Ишеккә кыстырып калдырган әдәбият идәнгә төшсә, чүп булып ятарга мөмкин. Шуңа күрә өйдә булмаган кешеләргә әдәбият калдырсак, ул узып баручыларга күренерлек булмасын.
13. Усал хуҗаларны очратсак, безгә нәрсә эшләргә кирәк?
13 Усал хуҗалар. Тәртип өчен җаваплы кешене чакырырга торган усал кешене очратсак, бу этажны калдырып, башка вакытта килү яхшырак булыр. Кайбер очракларда тәртип өчен җаваплы кеше белән очрашмас өчен, йорттан шунда ук китү акыллы булыр. Кеше башка килмәгез дип турыдан-туры әйтмәсә дә, аның фатир номерын язып, башка килмәскә дип билгеләп куярга һәм бу язуны участок карточкасы белән бирергә кирәк. Андый фатирларга хуҗаларның теләкләрен белер өчен, вакыт-вакыт килеп йөрерләр.
14, 15. Күп фатирлы йорттагы эшче безне китәргә сораса, без нәрсә эшләргә тиеш?
14 Йорттан китәргә сораганда. Йортта вәгазьләгәндә, тәртип өчен җаваплы кеше, каравылчы яки башка эшчеләр сине китәргә сораса, шунда ук китү акыллы булыр. Мөмкин булганча, без судка бирәм һәм милиция чакыртам дип янаган очракларны тудырмаска тырышабыз. Еш кына күп фатирлы йортларда эшләгән кешеләр Йәһвә Шаһитләренә каршы тормыйлар, ә үз эшләрен генә башкара.
15 Бу йортта эшләгән кеше анда яшәүчеләрнең тынычлыгын кайгырта һәм йортта куркыныч булмасын өчен тырыша. Без моны аңлыйбыз. Шуңа күрә ул китәргә сораганда, йомшак һәм әдәпле итеп килүебезнең сәбәбен аңлата алабыз (1 Пет. 3:15). Бәлки, ул калырга рөхсәт итәр. Ләкин рөхсәт итмәсә, бәхәсләшмичә кит. Мөмкинлек булса, подъездда яки почта ящигына регуляр рәвештә әдәбият калдырырга рөхсәт сорап була (Көл. 4:6). Андый очраклар турында хезмәт күзәтчесенә әйтергә кирәк.
16. Күп фатирлы йортларда вәгазьләргә тырышканда, авырлыклар калса, безгә нәрсә эшләргә кирәк?
16 Бәлки, бераз вакыт узгач, вәгазьчеләр бу йортта сак кына вәгазьләп карарга мөмкин. Әмма авырлыклар калса, вәгазьчеләр бу сорауны үзләренчә чишәргә тырышканчы, өлкәннәр ярдәм сорап филиалга мөрәҗәгать итәргә тиеш. Вәгазьче күп фатирлы йортта вәгазьли алмаса, анда яшәгән кешеләргә башкача, мәсәлән телефон яки хатлар аша, вәгазьләп була. Кайбер вәгазьчеләр бу йорт янында урамда иртән яки кич белән вәгазьлиләр. Бу вакытта гадәттә кешеләр эшкә китә яки эштән кайта.
17. Ни өчен күп фатирлы йортларда вәгазьләү мөһим?
17 Бу явыз дөнья төзелешенең ахыры якын. Йәһвә исемен чакырган кешеләр генә котылачак. «Әмма Раббыга иман итмәгән килеш, Аңа ничек ялварып мөрәҗәгать итә алырлар? Аның хакында ишетмәгән килеш, Аңа ничек иман китерә алырлар?» (Рим. 10:13, 14). «Мәңгелек тормыш өчен сайлап алынганнарның» күбесе күп фатирлы йортларда яши (Рәс. 13:48). Акыллы булсак һәм уйлап эш итсәк, без аларга яхшы хәбәрне җиткерә алачакбыз.