Вәгазь сыйфатын яхшыртабыз. Домофон аша вәгазьлибез
Ни өчен бу мөһим? Домофон аша вәгазьләү турында уй курку хисе уятырга мөмкин. Моңа карамастан игелекле эшләргә ашкынуыбызны ничек киметмәскә? Шунысын истә тоту мөһим: кайбер кешеләргә яхшы хәбәрне домофон аша гына җиткереп була (Рим. 10:14). Вәгазьчеләрнең тәҗрибәсе буенча, домофон аша уңышлы вәгазьләп була. (2011 елгы «Еллык басма» (рус), 65—66 б. һәм 2000 елгы «Еллык басма» (рус), 54 б., 3 нче абзацны кара.) Кайбер киңәшләрне карап чыгыйк.
Бу айда болай эшләп кара:
Гаилә белән гыйбадәт кылу вакытында бер-берегезгә арка белән борылып кереш сүзләргә репетиция ясагыз.