МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ
Вәгазь сыйфатын яхшыртабыз. Домофон я видеокамера аша вәгазьләү
НИ ӨЧЕН БУ МӨҺИМ? Технологиянең алга китүе һәм җинаятьчелекнең артуы белән йортларда камералар һәм домофоннар киң кулланыла башлаган. Без күрә алмаган, ләкин безне күрә алган кеше белән яхшы хәбәрне уртаклашу куркытадыр. Киләсе киңәшләр безгә шундый шартларда кыюрак вәгазьләргә булышыр.
КАЙБЕР КИҢӘШЛӘР:
Уңай караш саклагыз. Күп кенә йорт хуҗалары безнең белән камера я домофон аша теләбрәк сөйләшә
Онытмагыз: кайбер камералар, кеше ишек янына якынлашканда, видеоны инде яздыра башлый, һәм сез әле шалтыравыкка басканчы, йорт хуҗасы сезне күрә һәм ишетә ала
Йорт хуҗасы җавап биргәч, аның белән, камера я домофон аша булса да, йөзгә-йөз сөйләшкәндәй сөйләшегез. Елмаегыз һәм үзегезне табигый итеп тотыгыз. Әйтергә теләгәнегезне сөйләгез. Йөзегез белән камерага артык якын килмәгез. Домофонның тавыш яздыру функциясе булса да, йорт хуҗасы җавап бирмәсә, хәбәрне яздырып калдырасы юк
Сөйләшүегез тәмамлангач, йорт хуҗасы сезне күзәтүен һәм ишетүен дәвам итә алганын онытмагыз