Журналларны ничек тәкъдим итәргә
Күзәтү манарасы, октябрь—декабрь
«Мондый пәйгамбәрлекнең үтәлүен күрергә теләр идегезме? [4 биттәге мәкаләнең 2 нче абзацын укы һәм җавабын тыңла.] Игътибар итегез: абзац башында андый үзгәрешләрне Аллаһы булдырачак диелгән. Изге Язмалар буенча, Аллаһы Һармагедун сугышы ярдәмендә бар сугышларны бетерәчәк. Бу журналда Һармагедун нәрсә ул һәм ни өчен аны көтәргә кирәк икәне аңлатыла».
Күзәтү манарасы, гыйнвар—март
«Алкогольгә карата дини карашлар аерылып тора. Сез ничек уйлыйсыз, Аллаһы исерткеч эчемлекләрне эчүгә каршы киләме? [Җавабын тыңла.] Изге Язмаларда Гайсә пәйгамбәр суны шәрабкә әйләндереп могҗиза ясаганы әйтелсә дә, анда мондый кисәтү дә язылган. [Гыйбрәтле сүзләр 23:20 не укы.] Бу журналдан сез моңа карата Аллаһы Сүзендәге дөрес карашны белерсез».