Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • km 7/10 1 б.
  • Безнең өчен иң мөһиме

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Безнең өчен иң мөһиме
  • Безнең изге хезмәтебез 2010
  • Охшаш мәкаләләр
  • Сез үз хезмәтегезне һәрьяклап үтисезме?
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2019 ел
  • «Аннан үрнәк алыгыз»
    Безнең изге хезмәтебез 2008
  • Хезмәтеңне кадерлә
    Безнең изге хезмәтебез 2011
  • «Миңа Ияр»
    Күзәтү манарасы 2009 ел
Күбрәк карарга
Безнең изге хезмәтебез 2010
km 7/10 1 б.

Безнең өчен иң мөһиме

1. Гайсә аның өчен хезмәт мөһим булганын ничек күрсәткән?

1 Гайсәнең тормышында хезмәт беренче урында булган. Бар көчен куеп, ул мөмкин булганча күбрәк кешеләргә вәгазьләр өчен, Палестина буйлап йөзләрчә километр үткән. Гади тормыш алып барып, аның хезмәткә күбрәк вакыт һәм игътибар бирү мөмкинлеге булган (Мат. 8:20). Халык, Гайсә аларның чирләрен дәваласын өчен, аны тоткарларга тырышканда, ул аларга: «Мин башка шәһәрләргә дә Аллаһы Патшалыгы хакындагы Яхшы хәбәрне җиткерергә тиешмен, чөнки Мин шуның өчен җибәрелдем»,— дигән (Лүк 4:43).

2. Ни өчен Гайсә хезмәтне мөһим дип санаган?

2 Ни өчен Гайсә хезмәтне мөһим дип санаган? Аның тормышында Йәһвә исемен изгеләндерү беренче урында булган (Мат. 6:9). Ул үзенең күктәге Әтисен яраткан һәм шуңа күрә аның ихтыярын үтәргә һәм аның һәркайсы әмеренә буйсынырга теләгән (Яхъя 14:31). Өстәвенә, ул чын күңелдән кешеләр турында кайгырткан һәм аларга ярдәм итәргә теләгән (Мат. 9:36, 37).

3. Хезмәтебез безнең өчен иң мөһиме икәнен ничек күрсәтеп була?

3 Гайсәдән үрнәк ал. Гайсә кебек хезмәтне беренче урынга кую авыр булырга мөмкин, чөнки дөнья безнең күп вакытыбызны ала һәм күп кызыктыргыч нәрсәләр тәкъдим итә (Мат. 24:37—39; Лүк 21:34). Шуңа күрә безгә иң яхшыларны сайлап ала белергә кирәк, ягъни регуляр рәвештә вәгазьгә әзерләнер өчен һәм вәгазьдә катнашыр өчен вакыт бүлеп куярга кирәк (Флп. 1:10). Без гади тормыш алып барырга тырышабыз һәм бу дөнья белән тулысынча файдаланмыйбыз (1 Көр. 7:31).

4. Ни өчен хәзер мөһимрәк эшләрне тормышыбызның тиешле урынында саклау мөһим?

4 Вакыт әз калганда, акыллы кеше мөһимрәк эшләрне эшли. Мәсәлән, куркыныч давыл якынлашып килүен белсә, ул гаиләсен коткаруга һәм күршеләрен кисәтүгә үз вакытын һәм көчен багышлар. Әллә ни мөһим булмаган эшләр көтеп торыр. Һармагедун давылына кадәр калган вакыт кимеп бара (Соф. 1:14—16; 1 Көр. 7:29). Үзебезне һәм тыңлаучыларыбызны коткарыр өчен, безгә җыелышта да, вәгазьдә дә үзебезне һәм өйрәткән тәгълиматыбызны һәрвакыт күзәтеп торырга кирәк (1 Тим. 4:16). Әйе, безнең котылуыбыз хезмәтебезне беренче урынга куюыбызга бәйле!

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу