Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • km 9/11 1 б.
  • Хезмәтеңне кадерлә

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Хезмәтеңне кадерлә
  • Безнең изге хезмәтебез 2011
  • Охшаш мәкаләләр
  • Сез үз хезмәтегезне һәрьяклап үтисезме?
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2019 ел
  • Күңелегез рухи байлыкларга омтылсын
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү өчен брошюра) 2017 ел
  • Вәгазьләр өчен унике сәбәп
    Безнең изге хезмәтебез 2012
  • Хезмәттә ашкынучан булып калыгыз
    Күзәтү манарасы 2015 ел
Күбрәк карарга
Безнең изге хезмәтебез 2011
km 9/11 1 б.

Хезмәтеңне кадерлә

1. Бу дөньяда күпләр вәгазьләү эшебезгә ничек карый?

1 Шайтанның явыз дөньясында күпләр вәгазьләү эшен «акылсызлык» дип саный (1 Көр. 1:18—21). Бу тискәре караш безгә дә тәэсир итәргә мөмкин. Сак булмасак, без күңел төшенкелегенә бирелербез һәм ашкынуыбызны югалтырбыз (Гыйб. сүз. 24:10; Ишаг. 5:20). Ни өчен без Йәһвә Шаһитләре булуыбызны кадерләргә тиешбез? (Ишаг. 43:10)

2. Ни өчен вәгазьләү эшен «рухани хезмәте» дип атап була?

2 «Рухани хезмәте». Рәсүл Паул хезмәтне «рухани хезмәте» дип атаган (Рим. 15:15, 16). Ни өчен вәгазьләү эшен «рухани хезмәте» дип атап була? Хезмәттә катнашып, без «Изге Аллаһы» Йәһвәнең «хезмәттәшләре» булабыз һәм аның исемен изгеләндерәбез (1 Көр. 3:9; 1 Пет. 1:15). Йәһвә вәгазьләү эшебезгә «данлау корбанына» кебек карый, шуңа күрә хезмәт — Йәһвәгә гыйбадәт кылуыбызның бер мөһим өлеше (Евр. 13:15).

3. Ни өчен яхшы хәбәрне вәгазьләү — бу зур хөрмәт?

3 Яхшы хәбәрне вәгазьләү кешеләргә генә тапшырылган. Фәрештәләр дә бу йөкләмәне шатланып үти алыр иде һәм, һичшиксез, уңышлы булыр иде (1 Пет. 1:12). Әмма Йәһвә шул гаҗәеп эшне башкару өчен безне, камил булмаган кешеләрне, ягъни «балчык савытларны», сайлаган! (2 Көр. 4:7).

4. Хезмәтне кадерләгәнебезне ничек күрсәтеп була?

4 Иң мөһим эш. Без хезмәтебезне кадерлибез, шуңа күрә аңа тормышыбыздагы иң мөһим эшкә кебек карыйбыз һәм бу эш өчен атна саен вакыт бүлеп куябыз (Флп. 1:10). Мәсәлән, бөтен дөньяга танылган оркестрда уйнаганын кадерләгән музыкант һәр чыгышы алдыннан яхшы әзерләнә һәм үз осталыкларын үстерә. Безгә дә, «хакыйкать сүзенә дөрес өйрәтер» өчен, хезмәткә барыр алдыннан әзерләнергә һәм өйрәтү осталыкларыбызны яхшыртырга кирәк (2 Тим. 2:15; 4:2).

5. Хезмәтебезне кем кадерли?

5 Күпчелек кеше яхшы хәбәрне тыңламаса да, күңелең төшмәсен. Вәгазьләвебез өчен рәхмәтле булган кешеләр әле күп икәнен исеңдә тот. Ләкин шуны да онытма: иң мөһиме — кешеләрнең хуплавын алу түгел, ә Йәһвәгә яраклы булу. Әйе, ул безнең ашкынып вәгазьләгәнебезне кадерли (Ишаг. 52:7).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу