Вәгазьләр өчен унике сәбәп
Ни өчен без вәгазьлибез һәм яхшы хәбәргә өйрәтәбез? Иң элек эчкерсез кешеләргә тормыш юлына басарга ярдәм итү өченме? (Мат. 7:14) Астарак бу сәбәп беренче итеп китерелсә дә, ул башкаларына караганда иң мөһиме түгел. Синеңчә, хезмәттә катнашыр өчен, бу унике сәбәпләрнең кайсысы әһәмиятлерәк?
1. Вәгазь кеше тормышын коткара (Яхъя 17:3).
2. Ул бозык кешеләргә кисәтү булып тора (Йәз. 3:18, 19).
3. Вәгазь Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекнең үтәлеше булып тора (Мат. 24:14).
4. Вәгазь Аллаһының гаделлеген күрсәтә. Югыйсә, Йәһвә явызларга кисәтү һәм коткарылырга мөмкинлек бирмәсә, аны гаепләп булыр иде (Рәс. 17:30, 31; 1 Тим. 2:3, 4).
5. Кешеләр Гайсә каны белән йолып алынган булган. Вәгазьләп, без аларга рухи яктан ярдәм итәргә бурычыбызны үтибез (Рим. 1:14, 15).
6. Вәгазь ярдәмендә без кан коюда гаепле булмыйбыз (Рәс. 20:26, 27).
7. Ул үзебезнең шәхси коткарылуыбыз өчен таләп булып тора (Йәз. 3:19; Рим. 10:9, 10).
8. Яхшы хәбәрне сөйләп, без якыннарыбызга ярату күрсәтәбез (Мат. 22:39).
9. Ул Йәһвәне һәм аның Улын Гайсәне тыңлавыбызны күрсәтә (Мат. 28:19, 20).
10. Вәгазь гыйбадәт кылуыбызның өлеше булып тора (Евр. 13:15).
11. Ул безнең Аллаһыга карата яратуыбызны күрсәтә (1 Яхъя 5:3).
12. Хезмәтебез Йәһвәнең исемен изгеләндерә (Ишаг. 43:10—12; Мат. 6:9).
Әлбәттә, хезмәттә катнашуыбызның башка сәбәпләре дә бар. Мәсәлән, без вәгазьдә катнашып иманыбызны ныгытабыз һәм Аллаһының хезмәттәшләре булабыз. Ә бу зур хөрмәт (1 Көр. 3:9). Шулай да, иң мөһим сәбәп уникенчесе. Кешеләр тыңларлармы-юкмы, вәгазь ярдәмендә Йәһвәнең исеме изгеләндерелә һәм аны гаепләүчеләргә җавап бирелә (Гыйб. сүз. 27:11). Яхшы хәбәрне сөйләүне һәм өйрәтүне дәвам итәр өчен, безнең бар сәбәпләребез бар! (Рәс. 5:42)