«Изге Язмалар — тормышны үзгәртә торган көч»
Изге Язмалар миллионлаган кешеләргә аларның тормышларын яхшыртырга ярдәм иткән. Изге Язмалардагы нинди принципларны куллану безгә бүгенге проблемаларыбызны чишәргә булышачак? «Изге Язмалар — фактлар һәм пәйгамбәрлекләр китабы» дигән DVD (рус) дисктагы өч аерым фильмнарның икенчесен, «Изге Язмалар — тормышны үзгәртә торган көч» дигән фильмны карап, син, һичшиксез, бу сорауга җавапны табып шатланырсың. Бу фильмны караганнан соң, китерелгән сорауларга җавап бир.
1) Ни өчен Изге Язмалар гүзәл әдәби әсәр генә түгел дип әйтеп була? (Евр. 4:12). 2) Изге Язмалар кешеләрнең тормышларын яхшырта алса, ни өчен аларның проблемалары шулкадәр күп? 3) Изге Язмаларның төп темасы нинди? 4) Фильмда искә алынган Изге Язмаларның нинди шигырьләре ир белән хатынга а) яхшырак аралашырга һәм б) үзләрен кулда тотарга ярдәм итә ала? 5) Мәсихчеләрнең никахка карашы гаилә тормышын ничек яхшы якка үзгәртә? (Эфес. 5:28, 29). 6) Йәһвә әти-әниләргә нинди камил үрнәк күрсәткән? (Марк 1:9 —11). 7) Әти-әниләр гаилә белән өйрәнүне ничек кызыклы итә ала? 8) Изге Язмаларны өйрәнүдән башка, балалар тагын нәрсәгә мохтаҗ, һәм моның турында Аллаһы Сүзендә әти-әниләргә нинди киңәш бирелә? 9) Изге Язмалардагы киңәшләр гаиләләргә материаль авырлыкларны хәл итәргә ничек ярдәм итә ала? 10) Чисталыкка, наркотик куллануга, эчүгә һәм стресска кагылышлы Изге Язмаларның нинди принципларын куллану сәламәтлекне яхшыртырга булышачак? 11) Изге Язмалардагы нинди вәгъдәләргә иман итү безне ныгыта ала? (Әюб 33:25; Мәд. 144:16) 12) Аллаһы Сүзенең тәгълиматлары сиңа үз тормышыңны яхшы якка ничек үзгәртергә ярдәм итте? 13) Башкаларга ярдәм итәр өчен бу фильмны ничек кулланып була?