2 апрельдә башланачак кампания
1. Искә алу Кичәсенә чакыру кампаниясе кайчан башланачак, һәм ни өчен бу еллык кампаниядә катнашырга кирәк?
1 2 апрельдән башлап 17 апрельгә кадәр без кешеләрне елның иң мөһим вакыйгасына — Мәсихнең үлемен искә алу Кичәсенә чакырачакбыз. Үткән елларда күп кызыксынучылар мондый чакыруны кабул иткән. Мәсәлән, Кичә үткән көнне бер хатын–кыз филиалга шалтыратып болай дигән: «Өемә кайткач, мин ишек төбендә бер чакыруны күрдем. Минем Кичәгә барасым килә, ләкин мин үтәчәк очрашуның вакытын белмим». Абый-кардәш аңа чакыруда язылган кирәкле мәгълүматны ничек табып була икәнен аңлаткан. Хатын-кыз сөйләшүнең азагында мондый вәгъдә биргән: «Мин сезнең Кичәгезгә килермен!»
2. Чакыруны кешегә биргәндә, нәрсә әйтеп була?
2 Чакыруларны ничек таратырга? Бөтен территорияне үтеп чыгар өчен вакыт чикле, шуңа күрә кереш сүзләребез кыска булырга тиеш. Кешегә болай дип әйтеп була: «Исәнмесез! 17 апрельдә, якшәмбе көнне, бөтен дөнья буенча бер мөһим очрашу үткәреләчәк. Мин сезгә һәм сезнең гаиләгезгә бу очрашуга чакыру алып килдем. [Чакыруны кешегә бир.] Без сезне Гайсә Мәсихнең үлемен искә алу Кичәсенә чакырабыз. Бу очрашуда Изге Язмаларга нигезләнгән нотык яңгыраячак. Очрашуга килсәгез, Мәсих йолымы безгә нинди файда китерәчәк икәнен белерсез. Керү түләүсез. Чакыруда сезнең территориягездә үтәчәк очрашуның вакыты һәм урыны язылган».
3. Мөмкин кадәр күбрәк кешеләрне чакырыр өчен, нәрсә эшләп була?
3 Җыелыш территориягез зур булса, өлкәннәр чакыруларны өйдә булмаган кешеләргә дә башкаларга күренмәслек урында калдырып була дип әйтергә мөмкин. Кешегә килеп киткәндә, аңа чакыру калдырып була. Шулай ук туганнарны, хезмәттәшләрне, сыйныфташларны һәм башка танышларны чакырырга онытма. Ял көннәрдә вәгазьләгәндә, урынлы булса, кешегә чакырулар белән бергә брошюралар да бир. Апрель аенда искиткеч кампаниядә күбрәк катнашыр өчен, син ярдәмче пионер булып хезмәт итә аласыңмы?
4. Ни өчен без кызыксынучыларның искә алу Кичәсенә килүләрен телибез?
4 Кичәгә килгән кызыксынучы кешеләргә чыннан да көчле шаһитлек биреләчәк! Алар Йәһвәнең кешеләрне нык яратканга йолым биргәне турында ишетәчәк (Яхъя 3:16). Алар шулай ук Аллаһы Патшалыгы кешелеккә нинди файда китерәчәк икәнен беләчәк (Ишаг. 65:21—23). Моннан тыш, аларның Кичәгә килгән башка кешеләр белән аралашырга һәм күбрәк белер өчен Изге Язмаларны өйрәнү турында сорарга мөмкинлеге булачак. Без күп эчкерсез кешеләр чакыруны алып искә алу Кичәсенә килсен дип дога кылабыз!