Искә алу Кичәсенә чакыру кампаниясе 17 мартта башлана
1. Унҗиденче мартта нинди кампания башланачак?
1 Ел саен Мәсихнең үлемен искә алу кичәсен үткәреп, без Гайсәнең үлемен игълан итәбез (1 Көр. 11:26). Шуңа күрә без башкаларны да Йәһвәнең ярату белән бирелгән йолым бүләге турында тыңларга чакырабыз (Яхъя 3:16). Бу елны Кичәгә чакыру кампаниясе 17 мартта, шимбә көнне башланачак. Синең бу кампаниядә ашкынып катнашасың киләме?
2. Чакыруны тәкъдим итәр өчен, нәрсә әйтеп була?
2 Нәрсә әйтеп була? Кереш сүзләребез кыска булса, яхшы булыр. Кешегә болай дип әйтеп була: «Исәнмесез! 5 апрельдә бөтен дөнья буенча һәр ел үтә торган бер мөһим очрашу үткәреләчәк. Мин сезгә һәм сезнең гаиләгезгә бу очрашуга чакыру алып килдем. Бу очрашуда Изге Язмаларга нигезләнгән нотык яңгыраячак. Бу нотыктан сез Гайсә пәйгамбәрнең үлеме белән нәрсә үтәлгән һәм ул хәзер нинди эш башкара икәнен белерсез. Керү түләүсез. Чакыруда шул очрашуның вакыты һәм урыны язылган». Ял көннәрендә вәгазьләгәндә, урынлы булса, кешегә чакыру белән бергә брошюралар да бир.
3. Ничек без мөмкин кадәр күбрәк кешене чакыра алабыз?
3 Мөмкин кадәр күбрәк кешене чакыр. Безнең максатыбыз — мөмкин кадәр күбрәк кешене чакыру. Изге Язмаларны өйрәнүчеләреңне, кызыксынган кешеләреңне, туганнарыңны, хезмәттәшләреңне, сыйныфташларыңны, күршеләреңне һәм башка танышларыңны чакырырга онытма. Җыелыштагы өлкәннәр территориягезне үтү буенча җитәкчелек бирәчәк. Безнең ел саен үтә торган Кичәгә чакыру кампаниябез уңышлар китерә. Үткән елны абый-кардәш Кичәгә килгән бер хатын-кызга аны Кичәгә чакырган вәгазьчене табарга тәкъдим иткән. Ләкин хатын-кыз очрашуда булган кешеләрнең берсен дә белмәгәнне һәм чакыруны аңа шул көнне өйдән-өйгә йөргән бер кеше калдырганы турында әйткән.
4. Ни өчен без кампаниядә ашкынып катнашырга тиешбез?
4 Син калдырган чакыру ярдәмендә кемдер Кичәгә килергә мөмкин. Кеше тыңлыймы-тыңламыймы чакыруларны таратуда тырышлыкларыңны куеп, син шаһитлек бирәчәксең. Тараткан чакырулар ярдәмендә Гайсәнең хәзер Куәтле Патша булып идарә итүе турында игълан ителә. Кампаниядә ашкынып катнашсаң, территориядәге кешеләр, имандашларың һәм, иң мөһиме, Йәһвә, шуны күрәчәк: син Йәһвәнең йолым бүләген бик кадерлисең (Көл. 3:15).