Аллаһының «исеме изге дип икърар ителсен»
1. 2012 нче хезмәт елындагы район конгрессының темасы нинди һәм ул нәрсәгә нигезләнә?
1 Безнең өчен — Йәһвәнең, Галәм Хакименең, исемен йөртү бик зур хөрмәт! Аллаһы үзе безгә андый хөрмәт күрсәткән. Аеруча 1931 нче елдан башлап безне, Йәһвә Шаһитләрне, Йәһвәнең үзенә күрә бер исеме буенча таныйлар (Ишаг. 43:10). Аллаһының бердәнбер Улы Гайсә үз Атасының исемен югары бәяләгән, шуңа күрә, үзенең шәкертләрен дога кылырга өйрәткәндә, Аллаһының исемен беренче урынга куйган (Мат. 6:9). 2012 нче хезмәт елындагы район конгрессының темасы Гайсәнең сүзләренә нигезләнә. Аның исеме «Аллаһының „исеме изге дип икърар ителсен“».
2. Конгресста без нәрсә ишетәчәкбез?
2 Без нәрсә ишетәчәкбез? Шимбә көнне «Тулы вакытлы хезмәтчеләр буларак Аллаһы исемен игълан итәбез» дигән нотык яңгыраячак. Анда ни өчен тулы вакытлы хезмәт тормышның иң шатлыклы юлы икәне каралачак. Без шулай ук «Йәһвә исеменә тап төшермәс өчен сак булыгыз» дигән бер тема буенча докладлар тыңларбыз. Алар безгә дүрт тозакка эләкмәскә ярдәм итәр. «Ни өчен Аллаһы исеме изгеләндерелергә тиеш?» дигән нотыкта мондый сорауларга җавап биреләчәк: хакыйкать белән әллә ни кызыксынмаган кешеләргә ашкынып вәгазьләргә нәрсә ярдәм итәчәк? Вәгазьдә уңышлы булырга нәрсә булыша? Якшәмбе көнне без дүрт өлештән торган бер тема буенча докладлар тыңларбыз. Бу докладларда без фикерләребездә, сөйләшүебездә, карарлар кабул итүебездә һәм тәртибебездә Аллаһы исемен ничек изгеләндерә алганыбыз каралачак. Очрашуларга яңа гына йөри башлаган кешеләргә «Йәһвә үз бөек исемен Һармагедунда изгеләндерәчәк» дигән нотык аеруча кызык булыр.
3. Безгә нинди хөрмәт күрсәтелгән һәм конгрессның программасы безгә ничек булышыр?
3 Тиздән Йәһвә үз исемен изгеләндерәчәк (Йәз. 36:23). Ә әлегә безгә зур хөрмәт күрсәтелгән: без Йәһвәнең изге исеме белән бәйле булган бар нәрсәне яклый алабыз. Һичшиксез, бу район конгрессы безгә барыбызга Аллаһы исемен йөртү вазифасын үтәргә ярдәм итәчәк.