Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • km 8/10 1 б.
  • Вәгазьчеләр өчен ярдәм

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Вәгазьчеләр өчен ярдәм
  • Безнең изге хезмәтебез 2010
  • Охшаш мәкаләләр
  • Район конгрессы ярдәмендә рухилыгыбызны саклыйбыз
    Безнең изге хезмәтебез 2009
  • Акылыңны сакла
    Безнең изге хезмәтебез 2012
  • Күчеп йөрүче күзәтчеләр — хакыйкатьтә хезмәттәшләр
    Йәһвә Шаһитләре бөтен җир шары буенча бердәм Алла ихтыярын үтиләр
  • Район конгрессының программасы
    Безнең изге хезмәтебез 2008
Безнең изге хезмәтебез 2010
km 8/10 1 б.

Вәгазьчеләр өчен ярдәм

1 1938 елда Йәһвә оешмасында яңа үзгәреш кертелгән. Җыелышлар төркеме зональ конгрессларга (хәзер район конгресслары дип атала) чакырылган. Нинди максат белән? Хәзер «Безнең патшалык хезмәтебез» дип аталган «Информатор»ның 1939 ел, гыйнвар ае санында болай диелгән булган: «Конгресслар — Патшалык хезмәтен башкарыр өчен Йәһвәнең теократик оешмасының өлеше. Анда бирелгән күрсәтмәләр һәр кеше өчен мөһим, чөнки алар билгеләнгән эшне дөрес башкарырга ярдәм итә». 1938 елда Патшалык вәгазьчеләренең саны 58 000 кеше генә булган, ә 2009 елда 7 000 000 нан артып киткән. Бу үсеш шуны күрсәтә: район конгресслары вәгазьчеләргә билгеләнгән эшне башкарырга ярдәм итү максатына ирешә!

2 Киләсе елның темасы. Без сентябрьдә башланачак район конгрессын түземсезлек белән көтәбез, чөнки ул безне бик ныгытачак. Аның темасы Яхъя 15:19 га нигезләнгән һәм «Сез дөньядан түгел» дип атала. Нинди нотыклар мәсихчеләргә, һичшиксез, файда китерәчәк? Шимбә көнне без «Тулы вакытлы хезмәт безне ничек яклый?» дип исемләнгән нотык ишетәчәкбез. Шулай ук «Үзегезне нәҗесләргә бирмәгез» дигән бер тема буенча өч доклад булачак, аларның исемнәре: «Җанварга», «Бөек фахишәгә» һәм «Җир сәүдәгәрләренә». Якшәмбе көнне без «Дөньяны түгел, ә Йәһвәне яратыгыз» дигән бер тема буенча докладлар ишетәчәкбез. Шулай ук «Алда да „килмешәкләр“ һәм „мосафирлар“ кебек эш итегез» һәм «Кыю булыгыз! Сез дә дөньяны җиңә аласыз» дигән башка нотыклар да булачак.

3 Хезмәтен сүлпән башкара башлаган бер апа-кардәш соңгы район конгрессында булганнан соң, программа аны үз шартларын кабат тикшереп «хезмәткә чыгарга һәм башка акланып тормаска» дәртләндергән дип язган. Һичшиксез, яңа хезмәт елындагы район конгрессының программасы барыбызга да дөньяны түгел, ә Йәһвәне яратырга булышачак (1 Яхъя 2:15—17). Вәгазьчеләргә ярату белән бирелгән ярдәмнән мөмкин булганча күбрәк файда алыр өчен конгресска килергә һәм игътибарлы булырга тырыш!

[Өйрәнү өчен сораулар]

1. 1938 елда нинди яңа үзгәреш кертелгән, һәм аның максаты нинди булган?

2. Киләсе хезмәт елында безнең район конгрессында нәрсә турында әйтеләчәк?

3. Район конгрессына килеп без нинди файда алачакбыз?

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу