Район конгрессы ярдәмендә рухилыгыбызны саклыйбыз
1. Йәһвә безгә яхшы хәбәрне тарату йөкләмәсен үтәргә ярдәм итәр өчен нәрсә биргән?
1 Йәһвә безгә яхшы хәбәрне таратырга йөкләмә биргән. Бу эштә катнашыр өчен, ул безгә мул итеп кирәкле мәгълүмат, өйрәтү бирә һәм безне бу эшкә дәртләндерә (Мат. 24:14; 2 Тим. 4:17). Мондый мәгълүмат, өйрәтү һәм дәртләндерүче сүзләрне без ел саен үткәрелә торган район конгрессы аша да алабыз. 2010 хезмәт елындагы яңа программа Римлыларга 8:5 кә һәм Яһүд 17—19 га нигезләнгән һәм «Үз рухилыгыгызны саклагыз» дип атала. Бу конгресслар 2009 елның 31 август атнасыннан башланачак.
2. a) Ничек итеп район конгрессы безнең өчен файдалы булачак? б) Үткән район конгресслары хезмәтегездә ничек ярдәм итте?
2 Нинди файда. Конгресста куркыныч нәрсәләр, мәсәлән, вакытыбызны ала торган һәм чыннан да мөһим нәрсәдән игътибарыбызны читкә юнәлдергән эшләр турында әйтеләчәк. Без бар нәрсәгә артык ирек бирү рухына каршы торырга өйрәнербез һәм рухи кеше булу нәрсәне аңлата икәнен карап чыгарбыз. Якшәмбе көнне бер тема буенча берничә доклад булачак. Аерым кешеләргә һәм гаиләләргә үсә барган басым астында һәм иман сынауларында нык булып калыр өчен рухилыкны ничек ныгытырга? Бу яктан нәрсә ярдәм итәчәк? Шушы докладларда бу сорауларга җавап биреләчәк. Конгресс безгә үз йөрәкләребезне, рухи сәламәтлегебезне сакларга һәм үз рухилыкларын саклаган кешеләрне зур фатихалар көтә икәнен ачык итеп истә тотарга ярдәм итәчәк.
3. Киләчәк район конгрессыгыз кайчан булачак һәм сез нәрсә эшләргә тәвәккәл?
3 Район конгрессының үтәчәк көне һәм урыны билгеле булгач, анда барыр өчен һәм ике көн программасын игътибар белән тыңлар өчен, эшләрегезне планлаштырыгыз. Йәһвә тырыш кешене фатихалый, моңа шикләнмәгез (Гыйб. сүз. 21:5).
4. Киләчәк район конгрессы безгә ничек ярдәм итәчәк?
4 Бу игелекле бүләкне бирүче — Йәһвә. Ышанычлы хезмәтче сыйныфы әзерләгән программа мәсихче хезмәтне дәвам итәргә ярдәм итәчәк. «Үзебез икърар иткән өметкә нык тотыныр» өчен Йәһвә безгә ярату белән барысын бирә. Без аңа моның өчен рәхмәтле! (Евр. 10:23—25; Ягък. 1:17).