Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • km 8/12 2 б.
  • Акылыңны сакла

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Акылыңны сакла
  • Безнең изге хезмәтебез 2012
  • Охшаш мәкаләләр
  • Район конгрессы ярдәмендә рухилыгыбызны саклыйбыз
    Безнең изге хезмәтебез 2009
  • Вөҗданыңны сакла
    Безнең изге хезмәтебез 2012
  • Вәгазьчеләр өчен ярдәм
    Безнең изге хезмәтебез 2010
  • Аллаһы Сүзе өйрәтү өчен файдалы
    Безнең изге хезмәтебез 2013
Күбрәк карарга
Безнең изге хезмәтебез 2012
km 8/12 2 б.

Акылыңны сакла

1. 2013 хезмәт елының бер көнлек махсус конгресс программасының исеме һәм максаты нинди?

1 Гайсә үз шәкертләрен Йәһвәне бөтен йөрәк, бөтен җан һәм бөтен акыл белән яратырга өйрәткән (Мат. 22:37, 38). Соңгы өлкә конгрессы, шулай ук булачак район конгрессы белән бер көнлек махсус конгресс программаллары безнең эчке кешебезне ныгытыр өчен әзерләнгән. Соңгы өлкә конгрессның исемен хәтерлисездер: «Йөрәгеңне сакла!». 2013 хезмәт елының махсус бер көнлек конгресс программасының исеме «Вөҗданыңны сакла». Киләсе айдан башланачак район конгрессларының исеме Маттай 22:37 гә нигезләнгән булачак: «Акылыңны сакла». Бу программа безнең барыбызга үз уй-фикерләребезне тикшереп, аларны Йәһвә тагы да хупласын өчен, кирәкле үзгәрешләр ясарга дип әзерләнгән.

2. Программаны тыңлаганда нинди сорауларга җаваплар табарга кирәк?

2 Безне нәрсә көтәчәк. Район конгрессының программасында төп фикерләрне ачыклаган сорауларга җаваплар булачак. Конгрессны тыңлаганда, аларны табарга тырышыгыз. Сорауларның кайберләре:

• «Кеше уйларыннан» ничек качарга?

• Иман итмәүчеләрнең акылын томалаучы бөркәнчекне алып ташлар өчен, нәрсә эшләргә?

• Безнең нинди фикер йөртү рәвешенә ия буласыбыз килә?

• Дөрес нәрсәләр турында уйлану нинди файда китерә?

• Без Йәһвәгә үз фикер йөртү рәвешебезне формалаштырырга ничек юл куябыз?

• Ирләр, хатыннар, әти-әниләр һәм балалар гаилә бәхетле булуына ничек өлеш кертә?

• Йәһвә көненә әзер булыр өчен, нәрсә эшләргә?

• «Акылыгызны җигеп, аны авыр эшкә әзерләгез» дигән сүзләр нәрсә аңлата?

• Белгәнне кулланучылар нинди фатихалар ала?

3. Ни өчен безгә конгрессның ике көнендә дә булу, программаны игътибар белән тыңлау һәм ишеткәннәребезне куллану мөһим?

3 Шайтан безнең акылыбызны бозар өчен, көрәш алып бара (2 Көр. 11:3). Шул сәбәпле, акылыбызны саклар өчен һәм уйларыбыз Йәһвәгә яраклы булсын өчен, безгә дә көрәш алып барырга кирәк. Безгә Мәсихнең уй-фикерләрен чагылдырырга һәм бу бозык дөньяның тәэсиренә каршы торуыбызны дәвам итәргә кирәк (1 Көр. 2:16). Шуңа күрә, конгресс программасының ике көнен дә тыңлар өчен, тырышлыклар куегыз. Игътибар белән тыңлагыз. Ишеткәннәребезне куллансак, без акылыбызны җигеп, Патшалык турында ашкынып вәгазьләячәкбез (1 Пет. 1:13).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу