Вөҗданыңны сакла
1. 2013 хезмәт елының бер көнлек махсус конгрессның программасы ничек атала? Аның максаты нинди?
1 Һәр көн без вөҗданыбызга янаган очракларга эләгәбез. Шул сәбәпле, 2012 елның 1 сентябрь аеннан башлап, 2013 хезмәт елының бер көнлек махсус конгрессның программасы «Вөҗданыңны сакла» дип атала (1 Тим. 1:19). Конгрессның программасы һәрберебезне Барлыкка Китерүчебезнең бу искиткеч бүләген ничек куллануыбызга игътибар итәргә дәртләндерә.
2. Конгрессның программасында вөҗданга кагылышлы нинди 7 җитди сорауга җавап биреләчәк?
2 Бу фикерләргә игътибар ит. Конгрессның программасында вөҗданга кагылышлы 7 төп сорауга җавап биреләчәк:
• Вөҗданга нәрсә яный?
• Вөҗданны өйрәтер өчен нәрсә эшләргә?
• Бер кешенең дә канында гаепле булмас өчен нәрсә эшләргә?
• Уйларыбызның Изге Язмалардагы принципларга туры килүе һәм шул принциплар буенча эш итүебез безнең турында нәрсә ачыклый?
• Вөҗдан буенча эш иткәндә, башкаларны яраламас өчен без нәрсә эшли алабыз?
• Яшьләр, башкалар сезне компромисска барырга этәргәндә, нык калыр өчен сез нәрсә эшли аласыз?
• Рух җитәкчелек иткән вөҗдан буенча эш итүчеләр нинди фатихалар ала?
3. Программа безгә нинди файда китерәчәк?
3 Йәһвә ярдәме белән, без Шайтанның иманыбызны бозар өчен куйган тырышлыкларына каршы тора алабыз. Үз Сүзе һәм Оешмасы аша яратучан күктәге Атабыз безгә: «Менә юл, шул юлдан барыгыз»,— дип әйтә (Ишаг. 30:21). Бу программа Йәһвә биргән җитәкчелекнең бер ысулы. Шуңа күрә, программаның һәр өлешен тыңлар өчен бар тырышлыкларыңны куй. Программаны игътибар белән тыңла, һәм ишеткәннәреңне ничек үзеңә куллана алуың турында уйлан. Ишеткәннәрең турында гаиләң белән фикер алыш. Белгәннәребезне тормышта куллансак, вөҗданыбызны саф килеш сакларбыз һәм Шайтан дөньясының ләззәтләре безне кызыктырганда без бирешмәячәкбез (1 Пет. 3:16).