Аллаһы Сүзе өйрәтү өчен файдалы
1. 2014 хезмәт елында үтәчәк район конгрессының темасын әйт, һәм анда нинди сорауга җавап биреләчәк?
1 Бөек Нәсыйхәтчебез Йәһвә — Галәмдәге иң яхшы өйрәтүче (Ишаг. 30:20, 21). Ләкин Йәһвә безне ничек өйрәтә? Ул безгә китапларның иң яхшысын — үзенең иңдерелгән Сүзен, Изге Язмаларны биргән. Аллаһының өйрәтеп әйткән сүзләре безгә физик, эмоциональ һәм рухи яктан, шулай ук акыл ягыннан нинди файда китерә ала? Бу сорауга җавап 2014 хезмәт елында үтәчәк район конгрессында биреләчәк. Ул конгресс программасының темасы: «Аллаһы Сүзе өйрәтү өчен файдалы». Бу тема 2 Тимутигә 3:16 га нигезләнгән.
2. Программаның төп фикерләренә басым ясар өчен нинди сорауларга җавап биреләчәк?
2 Төп фикерләрне тап. Астагы сорауларга җаваплар биреләчәк һәм шулай итеп программаның төп фикерләренә басым ясалачак:
• Аллаһы биргән өйрәтү тормышыбызга ничек тәэсир итә? (Ишаг. 48:17, 18)
• Йәһвәгә тулы вакытлы хезмәт итәр өчен тормышыбызда үзгәрешләр ясарга тырышсак, без нәрсәгә ышанып тора алабыз? (Мал. 3:10)
• «Ят тәгълиматлар» белән очрашканда без нәрсә эшләргә тиеш? (Евр. 13:9)
• Гайсә кебек өйрәтер өчен, безгә нәрсә эшләргә кирәк? (Мат. 7:28, 29)
• Ни өчен җыелышта өйрәтүчеләр үзләрен өйрәтергә тиеш? (Рим. 2:21)
• Аллаһы Сүзе нәрсә өчен файдалы? (2 Тим. 3:16)
• «Халыкларны селкетү» кешеләргә ничек тәэсир итә? (Агг. 2:6, 7)
• Йәһвә без нәрсә эшләрбез дип ышана? (Эфес. 5:1)
• Йәһвә безне өйрәтүен дәвам итсен өчен, ни өчен без тырышлыклар куярга тиеш? (Лүк 13:24)
3. Ни өчен безгә үз вакытында әзерләнгән бу программага килеп аны игътибар белән тыңларга кирәк?
3 Паул бу конгрессның темасы нигезләнгән сүзләрне әйтер алдыннан Тимутигә язган 2 нче хатның 3 нче бүлегендә соңгы көннәрнең үзенчәлеге булып торачак аеруча авыр вакытларны сурәтләп биргән. Ул: «Явызлар һәм алдакчылар, башкаларны да юлдан яздырып һәм үзләре дә юлдан язып, начарланганнан начарлана барачаклар»,— дип язган (2 Тим. 3:13). Шулай итеп безне юлдан яздырмасыннар өчен Аллаһы өйрәтеп әйткәнне тыңлау һәм куллану бик мөһим! Шуңа күрә, әйдәгез, үз вакытында әзерләнгән бу программага килеп аны игътибар белән тыңлар өчен бар көчебезне куйыйк.