Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • km 8/13 2 б.
  • Аллаһының Сүзе кодрәтле

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Аллаһының Сүзе кодрәтле
  • Безнең изге хезмәтебез 2013
  • Охшаш мәкаләләр
  • Бер көнлек махсус конгрессның программасы — 2010
    Безнең изге хезмәтебез 2009
  • Үз вакытындагы ризык
    Безнең изге хезмәтебез 2010
  • Аллаһы Сүзе өйрәтү өчен файдалы
    Безнең изге хезмәтебез 2013
  • Бер көнлек махсус конгрессның программасы
    Безнең изге хезмәтебез 2008
Күбрәк карарга
Безнең изге хезмәтебез 2013
km 8/13 2 б.

Аллаһының Сүзе кодрәтле

1. 2014 хезмәт елында үтәчәк бер көнлек махсус конгрессның темасын әйт.

1 Изге Язмалар китабының безне үзгәртергә кодрәте бар. Ул безнең уйларыбызны һәм эшләребезне Йәһвә ихтыярын исәпкә алып үзгәртергә булыша. Әйе, ул камил булмаган кешеләр булдырган һәрнәрсәдән аерылып тора! Аллаһы Сүзе никадәр кодрәтле? Аның кодрәтен үз тормышыбызда тагын да тулырак кулланыр өчен нәрсә эшли алабыз? Башкаларга булышыр өчен аны тагын да уңышлырак ничек кулланып була? Бу сорауларга җавап 2014 хезмәт елында үтәчәк бер көнлек махсус конгресста биреләчәк, һәм бу, һичшиксез, һәрберебезне рухи яктан ныгытачак. Ул конгресс программасының темасы: «Аллаһының Сүзе кодрәтле». Бу тема Еврейләргә 4:12 гә нигезләнгән.

2. Безгә нинди сорауларга җавапларны тыңларга кирәк?

2 Астагы сорауларга җавап тап. Программаны тыңлаганда монда китерелгән сорауларга җавапларны язып бар.

• Ни өчен без Йәһвәнең Сүзенә ышанырга тиеш? (Мәд. 28:4)

• Аллаһы Сүзенең кодрәтен үз тормышыбызда без ничек татый алабыз? (Мәд. 33:9)

• Аллаһы Сүзенең кодрәтенә үз хезмәтебездә эш итәргә ничек бирә алабыз? (2 Тим. 3:16, 17)

• Шайтан дөньясының алдавына бирешеп корбан булмас өчен нәрсә эшләргә? (1 Яхъя 5:19)

• Сез, яшьләр, рухи уңышларга ирешер өчен нәрсә эшли аласыз? (Ирем. 17:7)

• Көчсез вакытта көчле булыр өчен без нәрсә эшли алабыз? (2 Көр. 12:10)

• Хәтта тирән тамырланган гадәтләребез һәм карашларыбыз булса да, тормышыбызда үзгәрешләр ясавыбызны дәвам итәр өчен нәрсә кирәк? (Эфес. 4:23)

3. Программаны тыңлаудан тыш, бер көнлек махсус конгресстан без тагын нинди яктан файда ала алабыз?

3 Шул мөһим фикерләрне ишетү безгә зур файда китерәчәк! Район һәм өлкә конгресслары кебек махсус конгресс та йөрәкләребезне киң итеп ачарга һәм башка җыелышлардан килгән кардәшләребез белән шатланып аралашырга мөмкинлек бирәчәк (Мәд. 132:1—3; 2 Көр. 6:11—13). Шуңа күрә иске дуслар белән дә аралашып ал һәм яңа дуслар да булдыр. Әгәр чакырылган докладчы булып өлкә күзәтчесе я Вефильдән килгән кардәш чыгыш ясаса, аның белән һәм аның хатыны белән танышырга тырыш. Әйе, булачак бер көнлек махсус конгрессны түземсезлек белән көтәр өчен сәбәпләр күп!

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу