Бер көнлек махсус конгрессның программасы — 2010
1. а) Соңгы елларда бер көнлек махсус конгрессларда Изге Язмаларга нигезләнгән нинди темалар каралган иде? б) Үткән махсус конгрессларда ишеткән һәм сезгә хезмәтегездә ярдәм иткән фикерләрне әйтеп бирегез.
1 «Иң яхшыларны сайлап ала белегез», «Бер көтү булып нык торыгыз», «Хакыйкать хакында шаһитлек бирегез» һәм «Без — балчык, ә Йәһвә — безнең Чүлмәкче» (Флп. 1:9, 10, 27; Яхъя 18:37; Ишаг. 64:8). Бу соңгы елларда узган махсус конгрессларның нибары берничә темасы гына. Сез 2010 хезмәт елында үтәчәк махсус конгрессны түземсезлек белән көтәсезме? Аның темасы 1 Көринтлеләргә 7:29 дан алынган: «Вакыт инде аз».
2. Булачак конгрессны күтәренке рух белән көтәр өчен нәрсә эшләп була?
2 Җыелышыгызда махсус конгрессның көне турында белдерү ясалгач, шунда ук булачак конгресска күтәренке рух белән әзерләнә башлагыз. Кайбер әти-әниләр өйдәге календарьга аның көнен, һәр кеше анда алачак әйберләр исемлеген билгеләп куялар һәм шуннан соң конгресс башлануга калган көннәрне санап баралар. Шулай итеп алар үз балаларына конгресска әзер булырга булыша. Гаилә белән гыйбадәт кылу кичендә узган махсус конгресслардан язуларны карап чыгып була. Шулай ук «Теократик хезмәт мәктәбендә укыйбыз» (рус) китабының 13—16 нчы битләрен карап чыгып, сез үз йөрәгегезне бу конгресска әзерләячәксез һәм бу сезнең үзегезгә һәм гаиләгезгә «тыңлавыгызга игътибар итәргә» булышачак (Лүк 8:18)
3. Конгресстан күбрәк файда алыр өчен нәрсә эшләргә?
3 Алган белемегезне кулланыгыз. Конгресслардан соң еш кына: «Нинди яхшы конгресс булды!» — дигән сүзләр ишетеп була. Һәм бу сүзләр хак, чөнки безнең конгресслар — Йәһвәнең мул итеп биргән бүләкләренең берсе (Гыйб. сүз. 10:22). Конгресста алган белем җимешләр китерсен өчен безгә аның турында уйланырга һәм аны истә тотарга кирәк (Лүк 8:15). Конгресстан соң өйгә кайтканда гаиләгез белән яки сезнең белән бергә машинада баручылар белән конгресс турында фикер алышыгыз. Хезмәтегездә булышачак бер-ике фикерне яки бер-берегезнең максатларыгыз турында сөйләгез. Шулай итеп конгресста алган белемнәр сезгә озак вакыт файда китерәчәк (Ягък. 1:25).
4. Ни өчен киләчәк конгресс безнең өчен махсус дип әйтеп була?
4 Үзебезгә нәкъ кирәкле булган бүләкне алгач, без һәрвакыт канатланып китәбез. Шуңа күрә без киләчәк махсус конгресста Йәһвә безгә әзерләгән бүләкне аеруча түземсезлек белән көтәбез, шулай бит? Бу бүләк, һичшиксез, безгә бар яклардан файда китерәчәк. Күктәге Атабыз, Йәһвә, безгә эш тапшырган һәм ул безгә нәкъ кирәкле булган бүләкне бирәчәк: безгә бу эшне башкарып чыгар өчен кирәкле көчне бирәчәк һәм өйрәтәчәк (2 Тим. 4:2; Ягък. 1:17).