Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • km 8/10 2 б.
  • Үз вакытындагы ризык

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Үз вакытындагы ризык
  • Безнең изге хезмәтебез 2010
  • Охшаш мәкаләләр
  • Бер көнлек махсус конгрессның программасы — 2010
    Безнең изге хезмәтебез 2009
  • Аллаһының Сүзе кодрәтле
    Безнең изге хезмәтебез 2013
  • Бер көнлек махсус конгрессның программасы
    Безнең изге хезмәтебез 2008
  • Аллаһының «ихтыяры гамәлгә ашсын»
    Безнең изге хезмәтебез 2011
Күбрәк карарга
Безнең изге хезмәтебез 2010
km 8/10 2 б.

Үз вакытындагы ризык

1 Беркөнлек махсус конгресстан соң, без еш кына: «Бу конгресс бик вакытлы булды!» — дибез. Бер район күзәтчесенең сүзләре буенча, шундый бер конгресстан соң аның районындагы кайбер кардәшләр күбрәк хезмәт итәргә теләкләрен белдергән. Бер күчеп йөрүче күзәтче болай дип әйткән: «Конгресс безгә тормыш карарларын кабул иткәндә без вакыт агымының кайсы урынында булганыбызны яхшы аңларга ярдәм итте». Башка күзәтче мондый фикерне әйткән: «Кайбер вәгазьчеләр конгресс аларны уятып җибәрде һәм алар иң мөһимне, хезмәтне, беренче урынга куялармы икәнен тикшереп чыгарга дәртләндерде диде». Ә сезгә беркөнлек махсус конгресс ничек ярдәм итте?

2 Киләсе хезмәт елының конгресс программасы шулай ук бик вакытлы булачак. Аның темасы Мәдхия 118:8, 9 га (ЯД) нигезләнгән: «Йәһвәдә сыенычны эзлә». Анда каралачак кайбер темаларның исемнәре: «Авырлыклар вакытында Йәһвә ничек безнең ныгытмабыз була ала?», «Башкаларга Йәһвәнең канатлары астында сыенычны табарга ярдәм ит», «Йәһвәдән үрнәк алып, сыеныч бул», «Яшьләр, Йәһвә сезнең ышанычыгыз булсын!» һәм «Йәһвә сыеныч өчен рухи оҗмах бирә».

3 Файда алыгыз. Конгрессның датасы билгеле булгач, анда булырга планлаштырыгыз һәм сезнең белән Изге Язмаларны өйрәнгән кешеләрне дә чакырыгыз. «Түземлелек күрсәтеп, җимеш бирер» өчен, без ишеткәнебезне сакларга тиеш (Лүк 8:15). Шуңа күрә, программаны игътибар белән тыңлагыз, төп фикерләрне, шулай ук сез тормышыгызда һәм хезмәтегездә кулланырга планлаштырган күрсәтмәләрне кыскача гына язып куегыз. Конгресстан соң гаиләгез белән конгресс программасы турында фикер алышыр өчен вакыт бүлеп куегыз һәм алган белем белән үзегез һәм гаиләгез ничек файдалана алганы турында уйлагыз.

4 Тәмле һәм туклыклы ризык кебек, бу елгы беркөнлек махсус конгрессның программасы алдан уйланып һәм бик күп ярату белән әзерләнде. Мәсихчеләрне рухи яктан тукландырыр өчен үз вакытында бирелгән ризыктан файда алыр өчен һәм конгресска килер өчен куйган тырышлыкларыгызны Йәһвә фатихаласын (Матт. 24:45).

[Өйрәнү өчен сораулар]

1. Беркөнлек махсус конгрессның программасы сезгә ничек ярдәм итте һәм башкаларга ничек ярдәм иткән?

2. Киләсе хезмәт елының конгресс программасында нәрсә каралачак?

3. Конгресста булудан без ничек файда ала алабыз?

4. Якынлашып килүче беркөнлек махсус конгрессны без ни өчен көтәргә тиеш?

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу