Аллаһының «ихтыяры гамәлгә ашсын»
1. 2012 хезмәт елының бер көнлек махсус конгрессларның программасының темасы нинди, һәм ни өчен безгә аны карап чыгарга кирәк?
1 Йәһвә безне үз ихтыяры буенча барлыкка китергән (Ачыл. 4:11). Шуңа күрә Аллаһы ниятләгәнчә яшәр өчен, безгә аның ихтыярын белергә һәм үтәргә кирәк. Ләкин бу җиңел түгел, чөнки безгә «тәнебез һәм фикерләребезнең теләкләре буенча» һәм «мәҗүсиләр кебек» яшәмәс өчен, тырышлыклар куярга туры килә (Эфес. 2:3; 1 Пет. 4:3; 2 Пет. 2:10). Аллаһы безгә ярдәм итмәгән булса, без Иблиснең тозагына эләгеп, Иблиснең ихтыярын үтәр идек (2 Тим. 2:26). 2012 хезмәт елының бер көнлек махсус конгрессларның программасы безнең һәрберебезгә үрнәк догадагы «синең ихтыярың гамәлгә ашсын» дигән өченче үтенеч буенча яшәргә ярдәм итәчәк (Мат. 6:9, 10).
2. Программа вакытында нинди сорауларга җавап биреләчәк?
2 Нинди сорауларга җавап биреләчәк? Программаны тыңлаганда, мондый сорауларга җавап табарга тырыш: Аллаһы Сүзеннән үгет-нәсыйхәт ишетү генә җитәрлекме? Аллаһы таләпләрен ничек белеп була? Ни өчен безгә төрле кешеләргә яхшы хәбәрне җиткерергә кирәк? Шатлыклы тормыш алып барыр өчен, нәрсә эшләргә? Яшьләр, сезгә үз тормышыгыз белән нәрсә күрсәтергә кирәк? Аллаһы ихтыярын үтәүчеләрне нинди фатихалар көтә? Ни өчен башкаларны ныгыту һәм дәртләндерү мөһим?
3. Бер көнлек махсус конгресс безгә файда китерсен өчен, нәрсә эшләргә?
3 Конгресска килер өчен, тырышлыклар куй һәм программаны игътибар белән тыңла. Конгресста чакырылган докладчы булачак. Ул Вефиль вәкиле я күчеп йөрүче күзәтче булырга мөмкин. Программа алдыннан һәм аннан соң аның белән һәм, ул өйләнгән булса, аның хатыны белән сөйләшергә оялма. Өйгә кайткач, ишеткәннәреңне онытма, әмма гаиләң белән бергә программаны карап чык һәм Аллаһы ихтыяры буенча ничек яши алганыгыз турында сөйләш (Ягък. 1:25).
4. Ни өчен Аллаһы ихтыярын үтәү беренче урында булырга тиеш?
4 Тиздән үз теләкләрен генә канәгатьләндергән һәм Йәһвә ихтыярын үтәргә теләмәгән кешеләр юк ителәчәк (1 Яхъя 2:17). Бу программа безгә Аллаһы ихтыярын беренче урынга куярга ярдәм итәчәк. Без Йәһвәгә үз вакытында конгрессның программасын әзерләгәне өчен бик рәхмәтле!