Бер көнлек махсус конгрессның программасы
2009 нчы хезмәт елында булачак бер көнлек махсус конгрессның темасы Көлессәйлеләргә 4:17 гә нигезләнгән: «Хезмәтне ахырына җиткерү өчен игътибарлы бул». Мәсихчеләр буларак, без бу чакыруга җитди карыйбыз. Безнең максатыбыз — Гайсә кебек, хезмәтебезне тугры башкару (Яхъя 17:4). Рәсүл Паул да бу яктан безгә яхшы үрнәк калдырган. Ул хезмәтен төгәлләргә тәвәккәл булган (Рәс. 20:24).
Район күзәтчесе үз нотыгында төрле вәгазьчеләрнең хезмәттәге авырлыкларны ничек җиңгәннәрен күрсәтәчәк. Аннары «Утыртканны үстер» дигән нотыкта «мәңгелек тормыш өчен сайлап алынганнарга» без ничек ярдәм итә алабыз икәне әйтеләчәк (Рәс. 13:48). Чакырылган докладчы башта «Үзебезне хезмәтчеләр итеп тәкъдим итәбез» дигән нотыкта 2 Көринтлеләргә 6:1—10 дагы шигырьләрне бер-бер артлы карап чыгачак. Төштән соң ул «Хезмәтеңне югары бәялә» исемле нотык белән чыгыш ясаячак. Сез, һичшиксез, «Яшьләр һәм олы яшьтәгеләр шатланып хезмәт итә» һәм «Аллаһыга хезмәт итүче яшьләр» дигән нотыклардан тагы да күбрәк дәртләндерү алачаксыз. Булачак конгрессларда үз багышлануларының билгесе итеп суга чумдырылу үтәргә теләүчеләр мөмкин булганча тизрәк моның турында рәислек итүче күзәтчегә хәбәр итәргә тиеш. Барлык конгрессларыбызның мөһим өлеше — «Күзәтү манарасы»н карап чыгу. Конгресс узачак атнада өйрәнеләчәк мәкаләсе булган «Күзәтү манарасы»н үзегез белән алып килегез.
Без Йәһвә безгә ышанып тапшырган хезмәтебезне башкарырга башка эшләребез комачауламасын өчен күзәтәбез. Бер көнлек махсус конгресс программасы аша бирелгән рухи дәртләндерү безгә максатыбызны онытмаска һәм хезмәтебезне ахырына җиткерер өчен барысын эшләргә ярдәм итәчәк.