Район конгрессының программасы
Хак гыйбадәт кылуга көчле каршылык күрсәтүчеләргә ничек каршы торып була? Безне бозык дөньяга кире кайтарырга өзлексез тырышкан көчләрне без ничек җиңә алабыз? 2009 нчы хезмәт елының район конгрессында бу мөһим сорауларга җавап биреләчәк. Аның темасы: «Яманлыкны яхшылык белән җиң» (Рим. 12:21). Конгресста нәрсә булачак?
Өлкә күзәтчесе «Яманлыкны яхшылык белән җиңәр өчен ныгытылганнар», «Үз-үзеңә чиктән тыш ышанганлыктан саклан!», «Тиздән бар явызлык юк ителәчәк!» һәм «Дөньяны җиңәр өчен иманыбызны ныгытабыз» дип исемләнгән нотыклар белән чыгыш ясаячак. Район күзәтчесе Римлыларга 13:11—13 кә нигезләнгән «Хәзер уяу тору вакыты!» һәм Гыйбрәтле сүзләр 24:10 га нигезләнгән «Бәла-каза килгәндә төшенкелеккә бирелмә» дигән нотыклар сөйләячәк. Без шулай ук район күзәтчесенең «Район ихтыяҗлары» дигән нотык белән чыгуын түземсезлек белән көтәбез. Тагын бер бик рухландыра торган нотык: «Син пионер булып хезмәт итә аласыңмы?». Бу конгресста беренче көнне «Иблиснең мәкерле ниятләренә каршы нык тор» дигән тема буенча берничә доклад булачак. Алар безгә техника, күңел ачулар һәм белем алу өлкәсендә Иблиснең мәкерле ниятләрен белергә һәм кире кагарга ярдәм итәчәк. Икенче көнне булачак «Бу явыз көннәрдә көрәшер өчен көч алыгыз» дигән бер тема буенча берничә доклардан без Эфеслеләргә 6:10—18 дә язылган Аллаһы рухландырган киңәшне ничек яхшырак кулланып булганын күрербез.
Яманлыкны тамырыннан юк итү һәм Патшалык турындагы хәбәрне вәгазьләү арасында туры бәйләнеш бар (Ачыл. 12:17). Шуңа күрә Шайтанның Йәһвә Шаһитләренә һәрвакыт һөҗүм итүе гаҗәпләнерлек түгел! (Ишаг. 43:10, 12). Әмма Иблис уңышлы булмаячак, чөнки без «яманлыкны яхшылык белән җиңәргә» тәвәккәл. Бу район конгрессының бар өлешләреннән файда алыр өчен, ике көнендә дә булырга тырышыйк.