Йәһвә биргән өйрәтүдән тулы файда аласыңмы?
1. Йәһвәнең өйрәтүгә карашы нинди?
1 Йәһвә, «Бөек Нәсыйхәтчебез», өйрәтелгән булуыбызны тели (Ишаг. 30:20). Ул үз өйрәтүен үзе барлыкка китергән Улыннан башлаган (Яхъя 8:28). Адәмнең фетнә күтәргәненә карамастан, Йәһвә камил булмаган кешеләрне өйрәтергә дәвам иткән. Ул, ярату күрсәтеп, аларга җитәкчелек биргән (Ишаг. 48:17, 18; 2 Тим. 3:14, 15).
2. Хәзер нинди өйрәтү үткәрелә?
2 Хәзер Йәһвә бөтен җир шары буенча өйрәтү үткәрә. Элек беркайчан да андый өйрәтү программасы үткәрелмәгән. Ишагыйя пәйгамбәр әйткәнчә, миллионлаган кеше бөтен дөнья буенча Йәһвә йортының символик тавы янына килә (Ишаг. 2:2). Алар аңа Аллаһы юлларына өйрәнер өчен менә. Әйе, Йәһвә үзе аларны өйрәтә! (Ишаг. 2:3). 2010 хезмәт елы эчендә Йәһвә Шаһитләре, башкаларга Изге Язмалардагы хакыйкать сөйләп һәм аларны хакыйкатькә өйрәтеп, вәгазьдә 1,6 миллиардтан артык сәгать үткәргән. Моннан тыш, атна саен бөтен җир шары буенча 105 000 җыелышта рухи белем бирелә, һәм ышанычлы вә акыллы хезмәтче ярдәмендә 500 телдән артык белем бирә торган мәсихче басмалар бастырыла.
3. Йәһвә өйрәтүе сиңа нинди файда китерә?
3 Тулы файда ал. Аллаһы биргән өйрәтү безгә шулкадәр зур файда китерә! Без Аллаһының исемен һәм аның безнең турында кайгыртканын беләбез (Мәд. 82:18; 1 Пет. 5:6, 7). Без иң мөһим сорауларның кайберсенә җавап беләбез: Ни өчен кешеләр газап чигә һәм үлә? Ничек бәхетле булырга? Тормыш максаты нинди? Моннан тыш, Йәһвә безгә әхлакка кагылышлы җитәкчелек бирә, ә бу безгә тормыш юлыбызда уңышлы булырга ярдәм итә (Ешуа 1:8).
4. Аллаһы хезмәтчеләренең өйрәнер өчен нинди мөмкинлекләре бар, һәм ни өчен безгә Йәһвә биргән өйрәтүдән тулы файда алырга кирәк?
4 Өстәвенә, Йәһвә, үзенең күп хезмәтчеләренә махсус белем биреп, аларга хезмәтне киңәйтергә ярдәм итә. 4—6 битләрдә хезмәтне киңәйтү өчен нинди мөмкинлекләребез бар икәне күрсәтелә. Бәлки, без шартларыбыз аркасында исемлектә китерелгән кайбер мөмкинлекләрне генә куллана алабыздыр. Ләкин без алардан тулы файда алабызмы? Без укытучылары һәм башка кешеләр югары белем алырга дәртләндергән яшьләрне рухи максатлар куярга һәм иң югары белем — Аллаһы биргән белем — алырга дәртләндерәбезме? Йәһвә биргән өйрәтүдән тулы файда алсак, безнең тормышыбыз инде хәзер һәм киләчәктә бәхетле булачак (Мәд. 118:105; Яхъя 17:3).
Йәһвә оешмасындагы кайбер белем алу мөмкинлекләре
Уку-язу дәресләре
• Максат. Кешеләрне Изге Язмаларны өйрәнер өчен һәм башкаларны хакыйкатькә өйрәтер өчен укырга-язарга өйрәтү.
• Уку дәвамы. Ихтыяҗларга карап.
• Үткәрү урыны. Җирле Патшалык Залы.
• Укучылар. Бар вәгазьчеләр һәм кызыксынучылар.
• Нинди адым ясала. Өлкәннәр җыелыш ихтыяҗларына карап уку-язу дәресләрен оештыра һәм мөмкинлекләре булган бар кешеләрне анда укырга дәртләндерә.
Теократик хезмәт мәктәбе
• Максат. Кардәшләрне яхшы хәбәрне вәгазьләүдә һәм өйрәтүдә уңышлы булырга өйрәтү.
• Уку дәвамы. Даими.
• Үткәрү урыны. Җирле Патшалык Залы.
• Кем укый ала. Бар вәгазьчеләр. Шулай ук Изге Язмалардагы тәгълиматлар белән ризалашкан, анда язылган принциплар буенча яшәгән һәм җыелыш белән тыгыз бәйләнештә булган кешеләр.
• Нинди адым ясала. Теократик хезмәт мәктәбе күзәтчесе белән сөйләшергә кирәк.
Чит телне өйрәнү курслары
• Максат. Кардәшләрне яхшы хәбәрне башка телдә вәгазьләргә өйрәтү.
• Уку дәвамы. Дүрт-биш ай. Дәресләр, гадәттә, шимбә көннәрендә иртән бер-ике сәгать дәвамында үтә.
• Үткәрү урыны. Гомумән, Патшалык Залы тирәсендә.
• Кем укый ала. Чит телдә вәгазьләргә теләгән һәм тәртипләре яхшы булган кардәшләр.
• Нинди адым ясала. Филиал курсларны ихтыяҗларга карап оештыра.
Патшалык Залларын төзү
• Максат. Патшалык Залларын төзү һәм ремонтлау. Бу — мәктәп түгел. Анда ирекле хезмәтчеләр төзү проектларында катнашу өчен файдалы булган төрле осталыклар үстерә.
• Уку дәвамы. Ирекле хезмәтчеләренең шартларына карап.
• Үткәрү урыны. Региональ төзү комитетының билгеләнгән өлкә эчендә берәр урын. Кайбер ирекле хезмәтчеләр берәр афәттән зарар күргән һәм ераграк урнашкан урынның торгызуында катнашырга чакырылырга мөмкин.
• Таләпләр. Кардәшләр суга чумдырылган һәм өлкәннәр советы белән хупланган булырга тиеш. Аларның махсус осталыклары булырга да, булмаска да мөмкин.
• Нинди адым ясала. Җирле өлкәннәр ярдәмендә «Патшалык Залларын төзү программасының ирекле хезмәтчеләре булып хезмәт итү өчен» гариза формасын (А-25) тутырырга кирәк.
Пионерлар мәктәбе
• Максат. Пионерларга үз хезмәтләрен һәрьяклап үтәргә ярдәм итү (2 Тим. 4:5).
• Уку дәвамы. Ике атна.
• Үткәрү урыны. Филиал хәл итә; гадәттә, Патшалык Залы районында.
• Таләпләр. Кардәш ким дигәндә бер ел гомуми пионер булып хезмәт итәргә тиеш.
• Кем чакырыла. Таләпләргә туры килгән пионерлар чакырыла; моның турында аларга район күзәтчеләре хәбәр итә.
Вефильдә хезмәт итә башлаган кардәшләр өчен мәктәп
• Максат. Вефильдә хезмәт итә башлаган кардәшләр үз хезмәтләрен үтәргә ярдәм итү.
• Уку дәвамы. Уналты атна, атнага бер сәгать.
• Үткәрү урыны. Вефиль.
• Таләпләр. Кардәш Вефиль гаиләсенең әгъзасы яки Вефильдә озак вакыт дәвамында (бер ел я күбрәк) вакытлыча хезмәт итүче булырга тиеш.
• Кем чакырыла. Вефиль гаиләсенең таләпләргә туры килгән әгъзалары чакырыла.
Патшалык хезмәтенең мәктәбе
• Максат. Өлкәннәрне һәм хезмәттәш ярдәмчеләрне башкалар турында кайгыртыр өчен һәм үз оешмадагы вазифаларны үтәр өчен өйрәтү (Рәс. 20:28). Бу мәктәп берничә елга бер тапкыр үткәрелә. Аның кайчан үткәреләчәген Җитәкче совет сайлый.
• Уку дәвамы. Соңгы елларда өлкәннәр — бер көн ярым, ә хезмәттәш ярдәмчеләр — бер көн укый.
• Үткәрү урыны. Гадәттә, Патшалык Залы я Конгресслар Залы районында.
• Таләпләр. Кардәш өлкән я хезмәттәш ярдәмче булырга тиеш.
• Кем чакырыла. Өлкәннәрне һәм хезмәттәш ярдәмчеләрне район күзәтчесе чакыра.
Өлкәннәр өчен мәктәп*
• Максат. Өлкәннәргә җыелыштагы вазифаларны үтәргә ярдәм итү.
• Уку дәвамы. Биш көн.
• Үткәрү урыны. Филиал хәл итә; гадәттә, Патшалык я Конгресс Залы районында.
• Таләпләр. Кардәш өлкән булырга тиеш.
• Кем чакырыла. Өлкәннәргә чакыру филиалдан килә.
Күчеп йөрүче күзәтчеләр һәм аларның хатыннары өчен мәктәп*
• Максат. Район һәм өлкә күзәтчеләренә җыелышларга хезмәт итүдә, сөйләүдә вә өйрәтүдә һәм үз көтүен көтүдә уңышлы булырга ярдәм итү (1 Тим. 5:17; 1 Пет. 5:2, 3).
• Уку дәвамы. Ике ай.
• Үткәрү урыны. Филиал хәл итә.
• Таләпләр. Кардәш район я өлкә күзәтчесе булырга тиеш.
• Кем чакырыла. Күчеп йөрүче күзәтчеләр белән хатыннарын филиал чакыра.
Өйләнмәгән абый-кардәшләр өчен Изге Язмалар мәктәбе*
• Максат. Өйләнмәгән өлкәннәрне һәм хезмәттәш ярдәмчеләрне өстәмә вазифалар үтәргә әзерләү. Бу мәктәпне тәмамлаучыларның күбесе үз илендә, вәгазьчеләр кирәк булган берәр җирдә, хезмәт итәргә билгеләнәчәк. Аларның кайбере, мөмкинлекләре булса, башка илдә хезмәт итәргә билгеләнергә мөмкин.
• Уку дәвамы. Ике ай.
• Үткәрү урыны. Филиал хәл итә; гадәттә, Патшалык я Конгресс Залы тирәсендә.
• Таләпләр. Өйләнмәгән, сәламәтлеге яхшы булган, кардәшләргә хезмәт итәргә һәм патшалык ихтыяҗларын үтәр өчен берәр җиргә китәргә теләгән 23—62 яшьлек өлкән я хезмәттәш ярдәмче булырга тиеш (Марк 10:29, 30). Ул җаваплы кардәш булып ким дигәндә ике ел хезмәт итәргә тиеш.
• Нинди адым ясала. Бу мәктәп филиалыгыз күзәткән территориядә үткәрелсә, бу мәктәптә укырга теләүчеләр белән очрашу район конгрессы вакытында үтәр. Шул очрашу вакытында өстәмә мәгълүмат бирелер.
Мәсихче ирле-хатынлылар өчен Изге Язмалар мәктәбе*
• Максат. Ирле-хатынлыларга үз хезмәтләрен киңәйтергә ярдәм итәр өчен, аларга махсус белем бирү. Бу мәктәпне тәмамлаучыларның күбесе үз илендә, вәгазьчеләр кирәк булган берәр җирдә, хезмәт итәргә билгеләнәчәк. Аларның кайбере, мөмкинлекләре булса, башка илдә хезмәт итәргә билгеләнергә мөмкин.
• Уку дәвамы. Ике ай.
• Үткәрү урыны. Хәзер бу мәктәпнең беренче берничә классы Күзәтү манарасының Өйрәтү үзәгендә (АКШ, Нью-Йорк, Паттерсон) үткәрелә. Ә киләчәктә бу мәктәп филиал сайлаган урыннарда, күрәсең, Конгресслар Залында я Патшалык Залында үткәрелер.
• Таләпләр. Сәламәтлеге яхшы булган, вәгазьчеләр кирәк булган берәр җирдә вәгазьли алган һәм «Менә мин! Җибәр мине» дигән караш буенча яшәгән 25—50 яшьлек ирле-хатынлы булырга тиеш (Ишаг. 6:8). Моннан тыш, алар никахта һәм тулы вакытлы хезмәттә ким дигәндә ике ел булырга тиеш.
• Нинди адым ясала. Бу мәктәп филиалыгыз күзәткән территориядә үткәрелсә, бу мәктәптә укырга теләүчеләр белән очрашу бер көнлек махсус конгресс вакытында үтәр. Шул очрашу вакытында өстәмә мәгълүмат бирелер.
Күзәтү манарасының Изге Язмалар мәктәбе Галаад
• Максат. Пионерларны һәм башка тулы вакытлы хезмәтчеләрне миссионер хезмәтенә әзерләү.
• Уку дәвамы. Биш ай.
• Үткәрү урыны. Күзәтү манарасының Өйрәтү үзәге (АКШ, Нью-Йорк, Паттерсон).
• Таләпләр. Ким дигәндә өч ел элек суга чумдырылган ирле-хатынлы булырга тиеш. Беренче билгеләнүләренә гариза язганда, аларга 21—38 яшь булырга тиеш. Алар инглиз телендә сөйләшергә һәм никахта вә тулы вакытлы хезмәттә кимендә ике ел булырга тиеш. Аларның сәламәтлеге яхшы булырга тиеш. Чит илдә хезмәт иткән пионерлар (шул исәптән миссионерлар дип аталган); күчеп йөрүче күзәтчеләр; Вефиль гаиләсенең әгъзалары; Хезмәтне яхшырту мәктәбендә элек укыган абый-кардәшләр; Өйләнмәгән абый-кардәшләр өчен Изге Язмалар мәктәбендә һәм Мәсихче ирле-хатынлылар өчен Изге Язмалар мәктәбендә укыган кардәшләр дә, таләпләргә туры килсә, Галаад мәктәбендә укырга мөмкин.
• Нинди адым ясала. Кайбер филиаллар күзәткән территорияләрдә бу мәктәптә укырга теләүчеләр белән очрашу өлкә конгрессында үтә. Шул очрашуда өстәмә мәгълүмат бирелә. Илегезнең территориясендә андый очрашу конгрессларда үткәрелмәсә дә, бу мәктәптә укырга телисез икән, өстәмә мәгълүмат алыр өчен филиалыгызга языгыз.
Филиал комитеты әгъзалары һәм аларның хатыннары өчен мәктәп
• Максат. Филиал комитетларында хезмәт итүче кардәшләргә Вефильдагы хезмәтне күзәтү эшен яхшырак башкарырга, җыелышларга кагылышлы һәм хезмәт белән бәйле сораулар хәл итәргә, Филиал комитетлары күзәткән территорияләрдәге районнар һәм өлкәләр күзәтергә, шулай ук тәрҗемә итү, әдәбиятны бастыру вә башка урыннарга җибәрү һәм башка бүлекләрне күзәтү эшен үтәргә ярдәм итү (Лүк 12:48б).
• Уку дәвамы. Ике ай.
• Үткәрү урыны. Күзәтү манарасының Өйрәтү үзәге (АКШ, Нью-Йорк, Паттерсон).
• Таләпләр. Филиал комитетында я Ил комитетында хезмәт итәргә билгеләнгән кардәш булырга тиеш.
• Кем чакырыла. Җитәкче совет чакырган абый-кардәшләр һәм аларның хатыннары.
* Әлегә бу мәктәп кайбер илләрдә үткәрелми.