Басмаларың нинди хәлдә?
Битләре ертылган, уңып беткән яки пычрак булган басмаларны тәкъдим итү оешмабызга тап төшерә һәм кешенең игътибарын тормышны коткара торган яхшы хәбәрдән читкә юнәлдерә.
Басмаларыбызны яхшы килеш ничек саклап була? Күп кенә кардәшләр вәгазьгә җыенганда, охшаш басмаларны бер урынга сала. Мәсәлән, китаплар бер урынга, брошюралар икенче, ә трактатлар өченче урынга сала. Бу вәгазьчеләр Изге Язмалар китабын һәм басмаларны яхшы хәлдә сакларга тырыша, моның өчен аларны сумкаларына ипләп кенә салып куя. Башка кардәшләр басмаларын папкаларга салып йөртә. Ничек кенә эшләмәсәк тә, без, кешеләргә пычрак яки ертык әдәбиятны биреп, беркемгә дә хезмәтебез турында начар уйларга сәбәп бирергә теләмибез (2 Көр. 6:3).