Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • km 12/11 2 б.
  • Сораулар Рамкасы

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Сораулар Рамкасы
  • Безнең изге хезмәтебез 2011
  • Охшаш мәкаләләр
  • Ресурсларны акыллы кулланыгыз
    «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2017)
  • Басмаларың нинди хәлдә?
    Безнең изге хезмәтебез 2011
Безнең изге хезмәтебез 2011
km 12/11 2 б.

Сораулар рамкасы

◼ Берәр кешегә әдәбият калдырыргамы-юкмы икәнен ничек белеп була?

Иң элек кешенең кызыксынуы бармы-юкмы икәнен билгеләргә кирәк. Ул эчкерсез кызыксыну күрсәтсә, без аңа брошюралар, китап я башка әдәбият калдыра алабыз, хәтта аның ирекле иганә бирер өчен акчасы әз булса я бөтенләй булмаса да (Әюб 34:19; Ачыл. 22:17). Шулай да без әдәбиятыбызны аны кадерләмәгән яки дөрес булмаган ниятләрдән чыгып аны кулланырга теләгән кешеләргә калдырмаячакбыз (Мат. 7:6).

Кеше чыннан да кызыксынамы-юкмы икәнен ничек белеп була? Кызыксынган кешенең безнең белән сөйләшергә теләге бар. Кеше безне игътибар белән тыңлыймы, сорауларыбызга җавап бирәме һәм үз фикерен әйтәме? Алай эшли икән, бу аның сөйләшергә теләгәнен күрсәтә. Ул безнең Изге Язмалардан укуыбызны күзәтеп барса, бу аның Аллаһы Сүзен хөрмәт иткәнен күрсәтә. Кешегә берәр басманы калдырыр алдыннан, аңардан ул аны укыячакмы-юкмы дип туры итеп сорап була. Кеше кызыксынамы-юкмы, аның мотивлары дөресме-юкмы икәнен аңлар өчен, вәгазьчеләргә зирәк булырга кирәк. Урамда вәгазьләгәндә, басмаларыбызны һәрбер үткән кешегә бирү акыллы булмас иде. Кешенең кызыксынуы бармы-юкмы икәнен күрү авыр булса, аңа китап я брошюра урынына җыелышка чакыру кәгазен яки трактатны калдырсак, яхшырак булыр иде.

Вәгазьченең Патшалык Залыннан алынган әдәбиятның күләме аена ул күпме иганәләр ясый алганына карап түгел, ә күпме басма тарата алганына карап билгеләнергә тиеш. Иганәләр — бу әдәбият өчен түләү түгел. Алар бөтендөнья вәгазь эше дәвам ителсен өчен бирелә. Материаль мөмкинлекләребез нинди генә булмасын, рәхмәтле булу безне Патшалык эшенә булышлык күрсәтер өчен йөрәгебез кушканча иганәләр ясарга дәртләндерәчәк (Марк 12:41—44; 2 Көр. 9:7). Рәхмәтле булуыбыз, шулай ук, безгә күпме кирәк шулкадәр генә әдәбият алырга һәм әдәбият бастырыр өчен сарыф ителгән акчаны сакларга дәртләндерәчәк.

[2 биттәге иллюстрация]

Кеше кызыксынамы-юкмы, аның мотивлары дөресме-юкмы икәнен аңлар өчен, вәгазьчеләргә зирәк булырга кирәк

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу