Патшалык көйләрен тыңлар өчен яхшы мөмкинлек
Аллаһы хезмәтчеләре музыканы Йәһвә биргән искиткеч бүләк дип саный (Ягък. 1:17). Күп җыелышларда очрашу башланыр алдыннан яки тәмамлаганнан соң Патшалык көйләре яңгырый. Оешмабызның музыкасы кардәшләрне җылы каршы алыр өчен яхшы мөмкинлек. Ул безне гыйбадәт кылуга әзерли. Моннан тыш, җыр китабыннан яңа көйләрне тыңласак, без бу көйләр белән танышырбыз һәм җырларны дөрес итеп башкарырбыз. Очрашуларыбыздан соң яңгыраган музыка шулай ук аралашу өчен яхшы атмосфера тудыра. Шуңа күрә өлкәннәр советына «Йәһвәгә җырлагыз. Фортепиано» дигән дисктагы көйләрне җыелышка кадәр һәм аннан соң уйнатуны тиешенчә оештырырга кирәк. Музыканың тавышы аралашуга комачауламасын. Моның турында өлкәннәр кайгырта.