Син очрашуларыбызда Йәһвәгә җырларга әзерме?
1 Очрашуларда катнашырга әзерләнгәндә, данлау җырларын да җырлар өчен әзерләнергә кирәк. Кайбер киңәшләрне карап чыгыйк.
2 Җырларның сүзләре. Төп шигырь һәм ахырда китерелгән өстәмә шигырьләр җырның сүзләре Изге Язмаларга нигезләнгәненә игътибар итәргә ярдәм итә.
3 Әзерлән. Яңа җырлар белән танышыр өчен, атна саен үткәрелгән гаилә белән гыйбадәт кылу вакытында бераз вакыт бүлеп куеп була. Фортепиано аудио язмаларын кулланып, һәр очрашуда башкарылачак җырларны җырлагыз. «Йәһвәгә җырлагыз. Вокал» дип исемләнгән беренче дискны тыңлап, шулай ук кайбер яңа җырларның көйләрен һәм сүзләрен өйрәнә алырсыз.
4 «Йәһвәгә җырлагыз» дип аталган җыр китабын куллана башлаганда, син әзер булырсыңмы? Моның өчен җырларның сүзләрен аңларга һәм аларны җырлап карарга алдан ук вакыт бүлеп кую мөһим.