Гыйбадәт кылуда кулланылачак яңа җырлар!
1 Күзәтү Манарасы, Изге Язмалар һәм трактатлар Җәмгыятенең (Пенсильвания) 2014 елның 4 октябрендә үткән еллык очрашуда җыр китабында кайбер үзгәрешләр ясалачак дип игълан ителде. Бу хәбәр чыннан да шатлыклы! Еллык очрашуга килгән кардәшләрнең исләренә шуны төшергәннәр: Патшалык җырлары гыйбадәт кылуыбызда зур роль уйный (Мәд. 95:2).
2 Бәлки, сез: «Җыр китабын нигә үзгәртергә?» — дип гаҗәпләнәсездер. Моңа берничә сәбәп бар. Беренчедән, без тора-бара Изге Язмаларда язылганнарны ачыграк аңлыйбыз. Бу җырларның сүзләренә тәэсир итми калмый (Гыйб. сүз. 4:18). Икенчедән, җыр тексты «Яңа дөнья тәрҗемәсе»нең моңарчы басылып чыккан инглиз телендәге басмасыннан алынган. Хәзер ул яңа гына басылып чыккан басмадагы сүзләргә туры китерелеп үзгәртелергә тиеш. Аны үзгәртү зур эшне таләп иткәнгә, җыр китабына берничә яңа җырны өстәргә булганнар.
3 Яңа җырларны башкарырга өйрәнергә теләсәк, яңа җыр китабының басылып чыгуын көтеп утырасы бармы? Юк. Безнең шатлыклы хәбәрне җиткерәсебез килә: тиз арада jw.org/tt дигән сайтыбызда берничә яңа җыр куелачак. Яңа җыр сайтка куелган саен, ул «Безнең патшалык хезмәтебез»нең расписанисенә «яңа җыр» дигән исем белән кертеләчәк, яңа җырларны без Хезмәт очрашуының азагында башкарырбыз.
4 Яңа җырларны башкарырга өйрәнәбез. Яңа җырны җырларга өйрәнү кайчак авыр. Шулай да мәдхия җырлаучыдан үрнәк алыйк: җыелыш очрашуларында җырлыйк һәм Йәһвәне данлыйк (Мәд. 29:13). Әйдәгез, берничә киңәшне карап чыгыйк.
Берәр җырның фортепьяно уйнап яздырылган көе сайтыбызга куелгач, аны кат-кат тыңлыйк. Җырның көен ешрак тыңласак, аны истә калдыру җиңелрәк булыр.
Җырның сүзләрен укып чыгыйк һәм аларны истә калдырырга тырышыйк.
Җырны башкарырга өйрәнер өчен җырның көен тыңлап җырлыйк.
Яңа җырларны Гаилә белән гыйбадәт кылу кичләрендә кат-кат башкарыйк. Моны гаиләнең бар әгъзалары җырны башкарырга өйрәнгәнче эшлик.
5 Киләсе айларда яңа җыр Хезмәт очрашуының расписаниесенә кертелгәч, җыелыш җырның фортепьяно уйнап яздырылган көен тыңлаячак. Аннары кардәшләр башка җырларны очрашуларда башкарган кебек яңа җырны көен тыңлап башкарыр.
6 Ризалашырсыздыр, җыелыш очрашуларында җырлаганда, без шатланабыз, чөнки кардәшләр белән бергә бер хор булып Йәһвәне данлыйбыз. Шуңа күрә мәсихче очрашуларда җыр яңгырый башлаганда кирәксезгә залдан чыгып йөрмик, бу гадәтебезгә кермәсен.
7 Музыкабызны югары бәяләгәнебез тагын нәрсәдән күренә? Конгресста программа башланганчы музыка яңгырый. Елга ике тапкыр ерак төбәкләрдән кардәшләр үз акчаларына Паттерсонга (Нью-Йорк штаты) килә, алар очрашуларыбызда яңгырый торган матур музыканы язуда катнаша. Шуңа күрә рәислек итүче кардәш урыннарыбызга утырырга һәм нәкъ шул оркестр әзерләгән музыканы тыңларга кушса, аның сүзләре буенча эш итик. Бу йөрәгебезне программадагы фикерләрне үзләштерүгә әзерләр (Езра 7:10).
8 Бүгенге очрашу ахырында без бер яңа җырны җырларбыз, аның исеме «Патшалык идарә итә. Ул килсен!». Бу җыр күптән түгел генә еллык очрашуда яңгырады, аны Патшалык урнашуының 100 еллык юбилее хөрмәтенә яздылар.
9 Бу яңа җырлар, һичшиксез,— Йәһвәдән килүче «яхшылык» (Мат. 12:35а). Шуның өчен, әйдәгез, аларны башкарырга өйрәник һәм Аллаһыбызга дан белән хөрмәт китереп аларны чын күңелдән җырлыйк! (Мәд. 146:1)