Эш территориясендә курыкмыйча вәгазьлә
1. Эш территориясендә вәгазьләү куркытса да, ни өчен безгә бирешмәскә кирәк?
1 Эш территориясендә вәгазьләү сине куркытамы? Куркытса, бирешмә, чөнки хәтта кыю һәм куркусыз хезмәтче Паулга да вәгазьләр өчен Аллаһының ярдәме кирәк булган (1 Тес. 2:2). Бу мәкаләдә без еш очрый торган авырлыкларны һәм аларны җиңеп чыгарга ярдәм иткән киңәшләрне карап чыгарбыз.
2. Ни өчен без хезмәткәрләрнең ачуларын чыгарырбыз дип борчылмаска тиеш?
2 Хезмәткәрләрне эшләреннән бүлү аларның ачуларын чыгармасмы? Күп кенә эш урыннарында хезмәткәрләр кешеләрнең килүләрен көтә һәм аларны эшләреннән бүлүләренә әзер. Алар үзләрен еш кына әдәпле итеп тота, чөнки кешеләргә сатып алучыларга кебек карый. Пөхтә киенсәң һәм үзеңне йомшак һәм дусларча тотсаң, сиңа яхшы мөгамәлә күрсәтәчәкләр.
3. Сатып алучыларны ачуландырмас өчен, без нәрсә эшли алабыз?
3 Кереш сүзләрне сатып алучылар алдында әйтергәме? Мөмкин булса, кибеткә, анда әле күп кеше булмаганда, мәсәлән, ул ачылганда гына, килергә тырыш. Кибеттәге эшләүчеләр белән сөйләшер өчен аларның берүзләре калуларын көт. Кереш сүзләрең кыска булсын.
4. Эш территориясендә вәгазьләгәндә, хезмәткәрләргә нәрсә әйтеп була?
4 Нәрсә әйтергә? Хезмәткәрләр берничә булса, башта җаваплы кеше белән сөйләшергә тырыш. Сөйләшүне болай дип башлап була: «Эшли торган кешеләр еш кына өйдә булмый Шуңа күрә без сезнең белән сөйләшер өчен эш урыныгызга килдек. Сезнең эшегез күп булуын беләм, шуңа күрә мин бик кыска гына әйтермен». Безне сатучылар дип уйламасыннар өчен, хезмәткәрләр вәгазь эшебез ничек акча белән тәэмин ителә икәне турында сораганчы, аларга ирекле иганәләр турында әйтмәү яхшырак булыр иде. Нинди оешмага килгәнеңә карап, җаваплы кешедән башка хезмәткәрләр белән кыска гына сөйләшер өчен рөхсәт сорасаң, яхшы булыр иде. Кереш сүзләреңне аларга кабатла. Хезмәткәрнең вакыты булмаса, кереш сүзләреңне кыскарт һәм трактат калдыр. Хезмәткәрләр белән сөйләшеп булмаса, әдәбиятны, бәлки, алар ял итә торган бүлмәдә яки башка урында калдырып була.
5. Эш территориясендә курыкмыйча вәгазьләр өчен, нинди сәбәпләр бар?
5 Гайсә һәм Паул кешеләргә эш урыннарында курыкмыйча вәгазьләгән; син дә шулай эшли аласың (Мат. 4:18—21; 9:9; Рәс. 17:17). Йәһвәдән кыюлык белән сөйләргә һәм борчылмаска ярдәм итүен сора (Рәс. 4:29). Кешеләрне, өйдән-өйгә вәгазьгә караганда, эш территориясендә ешрак очратып була. Шуңа күрә, ни өчен бу вәгазь төрен кулланмаска?