Вәгазьләр өчен яңа мөмкинлекләр
1. Беренче гасыр мәсихчеләре нинди үрнәк калдырган?
1 Беренче гасыр мәсихчеләре өйдән-өйгә вәгазьләп кенә чикләнмәгән, ә шулай ук халык булган башка җирләргә дә барганнар (Рәс. 20:20). Мәсәлән, алар күп кенә халык җыелган урынга — гыйбадәтханәгә барганнар (Рәс. 5:42). Рәсүл Паул Афина шәһәрендә булганда, һәр көн базар мәйданындагы кешеләргә вәгазьләгән (Рәс. 17:17). Бүген яхшы хәбәрне таратуның төп төре булып өйдән-өйгә йөреп вәгазьләү кала. Әмма без шулай ук машиналар тора торган җирләргә, кешеләр эшли торган урыннарга, күп кеше йөри торган урамнарга һәм башка урыннарга барабыз. Кеше кайда бар, без шунда вәгазьлибез. Һәр вәгазьче андый урыннарда вәгазьләр өчен мөмкинлекне кулланырга тырышсын. Әмма күпләр иҗтимагый урыннарда вәгазьләр өчен яңа ике мөмкинлекне кулланырга шат булыр.
2. Иҗтимагый урыннардагы вәгазьләүнең нинди яңа мөмкинлеге 2011 елның ноябрендә сынала башлаган?
2 Зур шәһәрләрдәге иҗтимагый урыннардагы вәгазь. «Еллык басма»ның (2013 ел) 16 һәм 17 нче битләрендә әйтелгәнчә, 2011 елның ноябрендә Нью-Йорк шәһәрендә кардәшләр иҗтимагый урыннардагы вәгазьләүнең яңа мөмкинлеген, аны сынап карар өчен, куллана башладылар. Шәһәрнең күп кеше йөри торган урыннарында игътибарны җәлеп итеп төрле телләрдә басмалар куеп өстәлләр һәм стендлар урнаштырганнар. Шул урыннарда һәр көн меңләгән кеше үтә. Аларның кайберләре еш кына өйдә булмый, ә кайберәүләрнең йортларына Шаһитләргә керергә рөхсәт итмиләр. Гаҗәеп күп кеше куелган әдәбият белән кызыксынган. Күптән түгел генә бер ай эчендә 3 797 журнал һәм 7 986 китап таратылган булган. Күп кенә кешеләр Изге Язмалар өйрәнүен сорап мөрәҗәгать иткән. Кардәшләрнең төп максаты Изге Язмалар өйрәнүен башлау булган, шуңа күрә кызыксынган кеше калдырган адресны шунда ук тиешле җыелышка, вәгазьчеләр аңа килеп китсен өчен, җибәргәннәр.
3. Вәгазьләүнең яңа мөмкинлегенә кагылышлы нинди үзгәрешләр ясалачак?
3 Андый вәгазьләү зур уңышлар китергәнгә күрә, хәзер башка илләрдә дә күп халык яшәгән шәһәрләрдә шулай ук вәгазьләп караячаклар. Һәр филиал андый шәһәрләрне үзе билгеләячәк. Гадәттә бу — вокзаллар, аэропортлар, зур гына компанияләр я күп фатирлы йортлар урнашкан, шуңа күрә күп халыклы шәһәрләр. Соңрак филиаллар андый вәгазьдә катнашачак җыелышларга өстәмә күрсәтмәләр бирер. Андый вәгазьдә күбесенчә гомуми һәм махсус пионерлар катнашачак, әмма кайбер җирләрдә ярдәмче пионерларга да андый мөмкинлек биреләчәк.
4. Зур шәһәрләрдәге иҗтимагый урыннардагы вәгазь ничек оештырыла?
4 Бу вәгазь ничек оештырыла? Бу вәгазьдә катнашучы кардәшләр гадәттә өстәл я стенд янында басып тора һәм, кеше килгәч, аңа үзе өчен кызык булган басмаларны алырга тәкъдим итә. Кеше сораулар бирсә, пионерлар Изге Язмалар нигезендә җавап бирә. Кеше басмалар алса, пионерлар ирекле иганәләр турында әйтми. Әмма кеше эшебезнең ничек финанслануы турында сораса, пионерлар аңа шуны аңлатып бирәчәк: ирекле иганәләрне оешманың банк счетына җибәреп була, ә бу счетны белер өчен, кешегә басмада күрсәтелгән адрес буенча язарга кирәк. Я кеше теләсә, ул Йәһвә Шаһитләренең Патшалык Залында үткән берәр очрашуына барып, андагы ирекле иганәләр өчен тартмага үз иганәләрен сала ала, һәм пионерлар аңа якындагы Патшалык Залының адресын әйтә. Урынлы булса, алар болай дип әйтә ала: «Әгәр теләсәгез, сезнең яныгызга берәрсе килеп китә ала», я «Беләсезме, без кешеләргә бушлай Изге Язмаларны өйрәнергә ярдәм итәбез».
5. Зур шәһәрләрдәге иҗтимагый урыннардагы вәгазь бер парга нинди фатихалар китергән?
5 Андый вәгазьдә катнашу зур фатихалар китерә. Бер ирле-хатынлы пар болай дип язган: «Өстәл янында басып торганда, безнең яныбыздан һәр көн меңләгән кеше үтеп бара, моны күреп, без җир йөзендә кешеләргә яхшы хәбәрне җиткерер өчен нинди зур эш башкарыла икәнен тагы да яхшырак аңлыйбыз. Бу кешеләрне күрү һәм Йәһвәнең һәр кеше турында ничек кайгыртканы хакында уйлану вәгазь эшен тормышыбызда беренче урынга куярга тәвәккәллегебезне ныгыта. Без күз алдына китереп торабыз: Йәһвә өстәл яныннан үткән һәр кешенең йөрәген тикшерә һәм лаеклы булганнарны сайлый. Үз хезмәттәшләребез фәрештәләргә шул кадәр якын бик сирәк кенә булганыбыз бар иде».
6. а) Җыелышлар иҗтимагый урыннарда вәгазьләр өчен тагын нинди яңа мөмкинлекне куллана алачак, һәм ул зур шәһәрләрдәге иҗтимагый урыннардагы вәгазьдән нәрсә белән аерылып торачак? б) Иҗтимагый урыннарда вәгазьләгәндә җыелышлар ничек хезмәттәшлек итә ала?
6 Җыелышлар үзләре оештырган иҗтимагый урыннардагы вәгазь. Өстәвенә җыелышлар иҗтимагый урыннарда вәгазьләр өчен тагын бер яңа мөмкинлекне куллана алачак. Андый вәгазьне өлкәннәр советы оештырачак. Вәгазьчеләр өстәлне я стендны күп кеше үтә торган урынга урнаштырачак, бу урын җыелышның территориясендә сайланачак. Бу вәгазь зур шәһәрләрдәге иҗтимагый урыннарда вәгазьдән аерылып тора, чөнки зур шәһәрләрдәге иҗтимагый урыннардагы вәгазьдә күп кенә җыелышлардан вәгазьчеләр катнашачак, һәм алар филиал сайлаган шәһәрләрдә бер үк урында торачак. («Яхшы хезмәттәшлек кирәк» дигән рамканы кара.)
7. Җыелышлар үзе оештырган иҗтимагый урыннардагы вәгазь файдалы булса, өлкәннәр аны оештырыр өчен нәрсә эшли?
7 Өлкәннәр мондый сорауны карап чыгачак: җыелыш территориясендә күп кеше йөри торган урыннар бармы, һәм андый урыннарда өстәл я стенд куеп вәгазьләү файдалы булырмы? Андый өстәлне я стендны вокзалларда, аэропортларда, мәйданнарда, паркларда, күп кешеләр йөри торган урамнарда, сәүдә үзәкләрендә, студентларның тулай тораклары урнашкан урыннарда һәм һәр ел төрле чаралар оештырыла торган урыннарда куеп була. Андый өстәл я стенд бер үк урынга, бер үк көннәрдә һәм бер үк вакытта куелса, яхшырак булыр. Аерым торган зур кибетләргә кешеләр гадәттә берәр конкрет нәрсә алыр өчен килә, шуңа күрә андый өстәлне зур кибетләр янында түгел, ә сәүдә үзәкләре янында кую зуррак уңышлар китерә. Күп кеше йөри торган урамнарда стендлар куллану яхшырак булыр. Андый стендлар зур булмасын. Агымдагы брошюралар белән стендларны ясар өчен махсус файллар әзерләнгән, һәм өлкәннәр аларны безнең сайттан ала ала. Җыелышлар үзе оештырган иҗтимагый урыннардагы вәгазь зур шәһәрләрдәге иҗтимагый урыннардагы вәгазь кебек алып барыла, һәм вәгазьчеләр җыелышның хезмәт күзәтчесе күрсәтмәләре буенча эш итәргә тиеш. Кызыксынган кеше үз адресын бирсә, һәм ул бу җыелышның территориясендә яшәмәсә, вәгазьчеләр «Бу кешегә килеп китче» (S-43) дигән бланкны тутырып тиешле җыелышның сәркатибенә бирергә тиеш.
8. Җыелыш иҗтимагый урыннардагы вәгазьне оештырмаса, андый урыннарда вәгазьләр өчен нинди мөмкинлекләр бар?
8 Вәгазьче үзе иҗтимагый урыннарда вәгазьли ала. Кайбер җыелышларның өстәл я стенд куеп вәгазьләр өчен күп кеше йөри торган урыннары юктыр. Әмма хәтта андый җыелышларда да вәгазьчеләр иҗтимагый урыннардагы вәгазьне үз хезмәтләренең өлеше итә ала. Синең территорияңдә күп кибетләр урнашкан район, сәүдә үзәге я гадәттә күп кеше килеп китә торган кибет бармы? Ә, бәлки, парк я кешеләр җыелырга ярата торган башка берәр урын бардыр? Я төрле чаралар оештырыла торган урыннар юкмы? Алайса, андый урыннарда вәгазьлә.
9. Ни өчен без кеше кайда бар, шунда вәгазьләр өчен тырышлыклар куярга тиеш?
9 Йәһвә «һәртөрле кешенең котылуын һәм хакыйкать турында төгәл белем алуын тели» (1 Тим. 2:4). Шуңа күрә без ахыр килгәнче, Патшалык турындагы хәбәрне мөмкин кадәр күбрәк кешегә җиткерергә тырышабыз (Мат. 24:14). Күп кенә җирләрдә кешеләр өйләрендә булмаганга, алар белән сөйләшеп булмый. Шулай да, без аларны иҗтимагый урыннарда очрата алабыз. Иҗтимагый урыннардагы вәгазь кайбер кешеләр өчен яхшы хәбәрне ишетергә бердән-бер мөмкинлектер. Шуңа күрә кешеләр кайда бар, шунда вәгазьләп, әйдәгез, үз хезмәтебезне «һәрьяклап үтик» (2 Тим. 4:5).
[5 биттәге рамка]
Яхшы хезмәттәшлек кирәк
Күрше җыелышларда хезмәт итүче вәгазьчеләр кайвакыт бер үк урында, машиналар тора торган бер үк җирләрдә, кешеләр эшли торган бер үк урыннарда я бер үк вокзаллар белән аэропортларда вәгазьлиләр. Төрле җыелыш вәгазьчеләре бер үк кабул итү бүлмәсендә, фойеда я китапханәдә таратыр өчен брошюраларны калдыралар. Нәтиҗәдә, төрле вәгазьчеләр ул урыннарга төрле вакытта килсә дә, анда эшләүче я яшәүче кешеләрнең ачулары чыга. Шуңа күрә иҗтимагый урыннарда вәгазьләгәндә, үз җыелышыңның территориясендә вәгазьләү күпкә яхшырак.
Вәгазьче күрше җыелышның территориясендәге иҗтимагый урыннарда вәгазьләргә теләсә, ул үз җыелышының хезмәт күзәтчесе белән сөйләшеп алырга тиеш. Хезмәт күзәтчесе шул урыннарда вәгазьләргә рөхсәт алыр өчен башта күрше җыелышның хезмәт күзәтчесе белән сөйләшеп алачак. Әгәр бер үк урында төрле телләрдә сөйләшүче җыелышлар вәгазьли икән, җыелышларның хезмәт күзәтчеләре, кешеләрнең ачуын чыгармас өчен, бер-берсе белән элемтәдә торырга тиеш. Яхшы хезмәттәшлек булса, «барысы килешле һәм тәртипле үтәчәк» (1 Көр. 14:40).
[6 биттәге иллюстрация]
[6 биттәге иллюстрация]