Иҗтимагый урыннарда вәгазьләүнең яңа искиткеч алымы
1. Күптән түгел генә күп җыелышлар иң күп халыклы җирләрдә ничек вәгазьли башлады?
1 Берникадәр вакыт элек күп кенә җыелышлар иң күп халыклы җирләрдә иҗтимагый урыннарда вәгазьләүнең яңа алымын кулланып вәгазьли башладылар. Алар җыелма өстәл яки күчермә стенд белән вәгазьли. Стенд яисә өстәл янында ким дигәндә бер вәгазьче басып яисә утырып тора. Бу хезмәттә катнашучылар йомшак, әдәпле сөйләшергә һәм кешенең күзенә карап сөйләргә тырыша. Берәрсе стендка игътибар итсә, аларның берсе сөйләшүне башлап җибәрә. Бәлки, ул: «Ә сезнең Изге Язмаларда моның турында нәрсә әйтелә дип уйланганыгыз бармы?» — дип әйтер. Башка вәгазьчеләр (бер-ике вәгазьче) стендтан читтәрәк басып тора һәм башка кешеләргә вәгазьли ала.
2. Иҗтимагый урыннарда стенд белән вәгазьләүнең мөһимлегенә басым ясаучы очрак сөйлә.
2 Бу яңа алымны куллану нәтиҗәсендә күп кешеләр Изге Язмаларны өйрәнә башлаган. Мәсәлән, бер студент Йәһвә Шаһитләре турында реферат эшләргә булган, әмма Патшалык Залын таба алмаган. Бер атнадан соң студентлар шәһәрчегендә ул җыелма өстәл күреп алган. Ул Изге Язмаларны өйрәнә башлаган, ә соңрак суга чумдырылган. Хәзер инде ул үзе иҗтимагый урыннарда вәгазьләүнең бу алымын куллана.
3. Иҗтимагый урыннарда вәгазьләүнең яңа алымы турында вәгазьчеләр нәрсә уйлый?
3 Иҗтимагый урыннарда вәгазьләүнең шушы яңа алымын татып караган бер апа-кардәш болай ди: «Кайберәүләр стенд янында туктап бу айда таратыла торган брошюраларны ала. Башкаларның исә беркайчан да Йәһвә Шаһитләре турында ишеткәннәре юк. Мин бер дә шикләнмим: бу алым ярдәмендә әле күп кешеләр яхшы хәбәрне ишетәчәк». Башка апа-кардәш: «Бу алым шундый искитәрлек! Кешеләр үзләре кызыксынып синең янга килә»,— ди.
4. Ни өчен стендны кую урыны һәм вакыты атна саен бер үк булса, яхшырак булыр?
4 Стендны кую көннәре, урыны һәм вакыты бер үк булса, яхшырак булыр иде. Шулчак кешеләр стендка ияләшер һәм стендка якынрак килеп сораулар бирергә, басмаларны алырга тартынмас. Ә сезнең җыелышыгыз иҗтимагый урыннарда вәгазьләүнең яңа алымын кулланамы? Кулланса, бәлки, син дә бу кызык һәм уңышлы алым ярдәмендә вәгазьли аласыңдыр һәм: «Бөтен җирдә Аллаһы Патшалыгын игълан ит»,— дигән сүзләргә буйсына аласыңдыр (Лүк 9:60).