Күчерелмә стенд яисә җыелма өстәл белән вәгазьләү
Күчерелмә стенд яисә җыелма өстәл белән вәгазьләү — эчкерсез кешеләрне хакыйкатькә җәлеп итәр өчен бик яхшы юл (Яхъя 6:44). Шуңа күрә өлкәннәргә халык ташкыны аккан территориягездәге җирләрдә иҗтимагый урыннарда вәгазьләүне оештырырга киңәш итә иделәр. Стенд күчерелмә булганга, аны урнаштырыр өчен, гадәттә, хөкүмәттән рөхсәт сорыйсы юк. Андый хезмәттә кем катнаша ала? Акыллы эш итә торган, килеш-килбәте тиешле булган, сөйләшергә оста вәгазьчеләр. Аста күбрәк җимешләр урыр өчен киңәшләр китерелә.