Вәгазь сыйфатын яхшыртабыз. Очраклы вәгазьләргә теләсәк, сөйләшүне ничек башлап була?
Ни өчен бу мөһим? Өйдән-өйгә вәгазьләгәндә, без, гадәттә, әз кешеләрне очратабыз. Күпчелек кешеләрне кайда очратып була? Җәмәгать транспортында, табибның кабул итү бүлмәсендә, эштә я мәктәптә тәнәфес вакытында һәм башка урыннарда. Бар кеше Патшалык хакындагы хәбәрне ишетергә тиеш. Бу — Йәһвәнең нияте (1 Тим. 2:3, 4). Шуңа күрә кешеләргә очраклы вәгазьләргә теләсәк, безгә еш кына сөйләшүне башлап җибәрә белергә кирәк.
Бу айда болай эшләп кара:
Һәр атна кешеләргә очраклы вәгазьләр өчен сөйләшүне башларга тырыш.