Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • km 8/10 3 б.-6 б., 13 абз.
  • Син очраклы вәгазьли аласың!

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Син очраклы вәгазьли аласың!
  • Безнең изге хезмәтебез 2010
  • Охшаш мәкаләләр
  • Син очраклы вәгазьләргә әзерме?
    Безнең изге хезмәтебез 2009
  • Без һәрвакыт шаһитлек бирергә әзер
    Безнең изге хезмәтебез 2009
  • Вәгазь сыйфатын яхшыртабыз. Очраклы вәгазьләргә теләсәк, сөйләшүне ничек башлап була?
    Безнең изге хезмәтебез 2014
Безнең изге хезмәтебез 2010
km 8/10 3 б.-6 б., 13 абз.

Син очраклы вәгазьли аласың!

1 Синең җыелышыңнан күпме кеше очраклы вәгазьләү ярдәмендә хакыйкать турында беренче мәртәбә ишеткән? Бу сорауга җавап сине гаҗәпләндерергә мөмкин. Көндәлек эшләребезне башкарганда, мәсәлән, юлга чыкканда, туганнарда яки күршеләрдә булганда, берәр әйбер сатып алганда, мәктәптә яисә эштә булганда һәм башка очракларда без төрле кешеләрне очратабыз. Аларга яхшы хәбәрне сөйләп, без очраклы вәгазьдә катнаша алабыз. Бер төркемдә 200 дән артык суга чумдырылган Йәһвә Шаһите, аларның 40 проценты очраклы вәгазьләү ярдәмендә хакыйкать белән танышкан. Шуңа күрә вәгазьләүнең бу төре бик уңышлы.

2 Беренче гасырдагы вәгазьчеләр еш кына очраклы вәгазьләгәннәр. Мәсәлән, Самарея шәһәре аша барганда, Гайсә Ягъкуб коесы янына су алырга килгән хатынга вәгазьләгән (Яхъя 4:6—26). Ишагыйя китабын укыган хәбәш түрәсенә Филип: «Укыганыңны аңлыйсыңмы?» — дигән сорау биреп, аның белән сөйләшә башлаган (Рәс. 8:26—38). Филиппуй шәһәрендәге төрмәдә утырганда, рәсүл Паул зиндан каравылчысына вәгазьләгән (Рәс. 16:23—34). Соңрак өй арестында булганда, Паул үзе «янына килүчеләрнең барысын да кабул итте. Ул... Аллаһы Патшалыгы турында сөйләде һәм Раббы Гайсә Мәсих хакында өйрәтте» (Рәс. 28:30, 31). Син, кыюсыз булсаң да, очраклы вәгазьли аласың. Ничек итеп?

3 Башла. Безнең күбебезгә ят кешеләр белән сөйләшә башларга авыр. Хәтта танышларга да хакыйкатьне сөйләү авыр булырга мөмкин. Ләкин без Йәһвәнең игелеге турында, ул үз хезмәтчеләренә биргән кыйммәтле хакыйкатьләр турында һәм бу дөньяда яшәгән кешеләрнең коточкыч хәле турында уйлансак, бу безгә сөйли башларга дәрт бирәчәк (Юныс 4:11; Мәд. 39:6; Мат. 13:52). Өстәвенә, без Йәһвәдән безгә кыюлык бирергә сорый алабыз (1 Тес. 2:2). Галаад мәктәбендә укыган бер абый-кардәш болай дигән: «Кешеләр белән сөйләшергә авыр булганда, миңа еш кына дога ярдәм итә». Синең сөйләшүне башлар өчен кыюлыгың җитмәсә, эчтән кыска гына дога кыл (Них. 2:4).

4 Исеменнән үк күренгәнчә, очраклы вәгазьләү без сөйләшүне кереш сүзләр яисә шигырь белән башларга тиеш икәнебезне аңлатмый. Без, шунда ук вәгазьләргә кирәк дип уйламыйча, кеше белән сөйләшүне генә башларга максат куйсак, бу файдалы булыр. Күп вәгазьчеләр кеше белән сөйләшүне башлагач, аңа соңыннан вәгазьләр өчен кыюлыклары үсә дип әйтә. Кешенең сөйләшергә теләге булмаса, аны ирексезләп сөйләштерергә кирәкми. Ипләп кенә сөйләшүне тәмамла һәм кит.

5 Базарда әйберләр сатып алганда, бер оялчан апа-кардәш башта кешенең күзләренә карый һәм дусларча елмая. Кеше дә аңа елмайса, ул кыска гына берәр фикер әйтә. Кеше бу сүзләргә уңай җавап кайтарса, апа-кардәш икеләнмичә сөйләшүне дәвам итә. Ул кешене игътибар белән тыңлый һәм аны яхшы хәбәрнең нинди ягы кызыксындыра алганын аңларга тырыша. Шундый ысул ярдәмендә бу апа-кардәш күп басмалар тараткан һәм хәтта Изге Язмалар өйрәнүен башлаган.

6 Сөйләшүне беренче булып башла. Сөйләшүне башлар өчен нәрсә әйтеп була? Гайсә кое янында хатын белән сөйләшкәндә, аңардан үзенә су бирергә сорап сөйләшүне башлаган (Яхъя 4:7, 8). Шулай итеп без дә кеше белән дусларча исәнләшеп яисә аңа сорау биреп, аның белән сөйләшүне башлый алабыз. Кеше белән сөйләшкәндә, синең, бәлки, Изге Язмаларга нигезләнгән фикерне әйтергә һәм кешенең йөрәгенә хакыйкать орлыгын чәчәргә мөмкинлегең булыр (Вәг. 11:6). Кайберәүләр кешедә кызыксыну уята торган һәм сораулар бирергә дәртләндерә торган фикерләр кулланып, вәгазьдә уңышка ирешкән. Мәсәлән, табиб янына керергә чират көткәндә, син: «Киләчәктә бөтен авыруларым беткәч, мин бик шат булачакмын»,— диеп, сөйләшүне башлый аласың.

7 Игътибарлы булу да сөйләшүләр башларга ярдәм итәчәк. Әйтик, без бер әни кешене я әти кешене очратабыз. Аның балалары бик яхшы тәртипле. Моны күреп, без аны мактый алабыз һәм шундый сорау бирә алабыз: «Сезгә үз балаларыгызны дөрес тәрбияләргә нәрсә ярдәм итә?» Бер апа-кардәш аның хезмәттәшләре сөйләшкән темаларга игътибар итә һәм аннары соң аларны кызыксындырган темаларга карап, конкрет мәгълүмат белән уртаклаша. Бергә эшләгән бер хатын-кызның кияүгә чыгарга җыенганын белгәч, ул аңа туйны оештыру турындагы әдәбият биргән. Моның ярдәмендә ул аның белән Изге Язмалар нигезендә берничә тапкыр сөйләшә алган.

8 Сөйләшүне башлар өчен тагын бер мөмкинлек — безне башка кешеләр күргән урында басмаларыбызны уку. Бер абый-кардәш басмаларның кызыксыну уята торган исемле берәр мәкаләсен ача һәм тыныч кына аны укый башлый. Ул аның янында булган кешенең брошюрага караганын күрсә, шул мәкаләгә кагылышлы берәр сорау бирә яисә бер кыска гына фикер әйтә. Бу аңа еш кына сөйләшү башларга һәм вәгазьләргә мөмкинлек бирә. Безнең басмаларыбызның берсен башкалар күргән урында калдырсак кына да, хезмәттәшләребез яисә сыйныфташларыбыз бу брошюра белән кызыксынырга һәм аның турында сораулар бирергә мөмкин.

9 Мөмкинлекләр эзлә. Вәгазь эшебез ашыгыч эш булганга, безгә очраклы вәгазьләү турында булса булыр дип кенә уйларга кирәк түгел. Шуңа күрә көндәлек эшләребезне башкарганда, безгә шаһитлек бирер өчен мөмкинлекләр эзләргә кирәк. Очрый алган кешеләр хакында, шулай ук дусларча сөйләшүне ничек башлап булганы турында алдан уйлан. Изге Язмалар һәм кызыксынган кешеләргә биреп булган әдәбият кул астында булсын (1 Пет. 3:15).

10 Тапкырлыгын күрсәтеп, күп вәгазьче очраклы вәгазьләр өчен төрле мөмкинлекләр таба. Бер апа-кардәш сакланып торган күп фатирлы йортта яши, ул йорттагы ял итү өчен билгеләгән урында матур табигать күренешләре төшерелгән пазлар җыя. Кешеләр тукталып бу күренешләрнең матурлыгы турында әйткәндә, ул сөйләшүне башлар өчен бу мөмкинлекне куллана һәм аларга Изге Язмаларда яңа күк белән яңа җир турында вәгъдә ителә дип сөйли (Ачыл. 21:1—4). Син очраклы вәгазьләр өчен мөмкинлекләрне ничек табып булганы турында уйлана аласыңмы?

11 Кызыксынуны үстер. Син яхшы хәбәрне тыңларга теләгән кешене очратсаң, аның кызыксынуын үстерергә тырыш. Урынлы булса, кешегә болай дип әйт: «Миңа сезнең белән сөйләшергә бик ошады. Сөйләшүебезне дәвам итәр өчен, сезнең белән кая очрашырга була?» Кайбер вәгазьчеләр үзләренең адресларын һәм телефоннарын гына кешегә бирә дә болай ди: «Миңа сөйләшүебез ошады. Сез сөйләшкән темабыз буенча күбрәк белергә теләсәгез, монда мине ничек табып булганы күрсәтелә». Син үзең кешенең кызыксынуын үстерә алмасаң, моны берәр җыелыш эшләсен өчен, «Бу кешегә килеп китче» (S-43) дигән бланкны тутырып, аны вакытында җыелыш сәркатибенә бир.

12 Очраклы вәгазьдә үткәргән вакыт ай өчен отчетыбызда язылырга тиеш. Шуңа күрә көнгә берничә минут кына вәгазьләсәк тә, безгә бу вакытны отчетыбызга язып куярга кирәк. Уйлап кына кара: һәр вәгазьче көн саен биш минут кына очраклы вәгазьдә үткәрсә дә, бу һәр айда 17 миллионнан артык сәгать тәшкил итәчәк!

13 Очраклы вәгазьләр өчен безнең бик яхшы сәбәпләребез бар: Йәһвәгә һәм якыннарыбызга карата ярату (Мат. 22:37—39). Йәһвәнең сыйфатлары өчен һәм аның ниятләре өчен йөрәкләребездә рәхмәт хисе үскән саен, без күбрәк аның патшалыгының «данлы бөеклеге» турында сөйләячәкбез (Мәд. 144:7, 10—12). Якыннарыбызга карата эчкерсез кызыксыну күрсәтеп, без, вакыт аз калганга күрә, яхшы хәбәр белән уртаклашыр өчен һәрбер уңайлы мөмкинлектән файдаланачакбыз (Рим. 10:13, 14). Алдан бераз уйлансак һәм әзерләнсәк, безнең барыбыз да очраклы вәгазьли ала һәм эчкерсез йөрәкле кешене хакыйкать белән таныштырып, шатлык кичерә ала.

[Өйрәнү өчен сораулар]

1. a) Очраклы вәгазьләү нәрсә ул? б) Бу очрашуда булган кешеләр арасыннан күпме кеше очраклы вәгазьләү ярдәмендә хакыйкать турында беренче мәртәбә ишеткән?

2. Изге Язмаларда очраклы вәгазьләп булганын күрсәткән нинди мисаллар табып була?

3. Кыюлыгыбыз җитмәсә, безгә нәрсә ярдәм итәчәк?

4. Башта без үзебезгә нинди максат куя алабыз, һәм ни өчен?

5. Бер оялчан апа-кардәшкә очраклы вәгазьләргә нәрсә ярдәм итә?

6. Очраклы вәгазьләгәндә, без сөйләшүне ничек башлый алабыз?

7. Игътибарлы булу очраклы вәгазьләргә ничек ярдәм итә?

8. Сөйләшүләрне башлар өчен басмаларыбызны ничек кулланып була?

9, 10. a) Очраклы вәгазьләр өчен мөмкинлекләрне ничек табып була? б) Моның өчен, син нәрсә эшли аласың?

11. Очраклы вәгазьләгәндә яхшы хәбәрне тыңларга теләгән кешене очратканнан соң, без аның кызыксынуын ничек үстерә алабыз?

12. a) Безгә очраклы вәгазьдә күпме вакыт үткәргәнебезне ни өчен санап барырга һәм аны айлык отчетыбызга ни өчен язып куярга кирәк? б) Очраклы вәгазьләү нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин? («Очраклы вәгазьләү яхшы нәтиҗәләргә китерә!» дигән рамканы кара.)

13. Безне очраклы вәгазьләргә нәрсә дәртләндерергә тиеш?

[4 биттәге сүзләр]

Шунда ук вәгазьләргә кирәк дип уйламыйча, кеше белән сөйләшүне генә башларга максат куйсаң, бу файдалы булыр

[5 биттәге сүзләр]

Тапкырлыгын күрсәтеп, күп вәгазьче очраклы вәгазьләр өчен төрле мөмкинлекләр таба

[5 биттәге рамка]

Сөйләшүне башлар өчен файдалы киңәшләр

◼ Сөйләшүне башлар өчен ярдәм турында дога кыл

◼ Ашыкмаган һәм сине тыңлаячак кебек күренгән кешеләрне сайла

◼ Кеше күзләренә кара, елмай, икегезне дә кызыксындырган темага сөйләш

◼ Кешене игътибар белән тыңла

[6 биттәге рамка]

Очраклы вәгазьләү яхшы нәтиҗәләргә китерә!

• Машинасы ремонтланганын көтеп торган абый-кардәш үзенең янындагы кешеләргә вәгазьләгән һәм аларга конгресстагы ачык нотыкка чакыру кәгазьләрен өләшкән. Бер ел үткәч конгресста таныш булмаган бер абый-кардәш аның белән дусларча исәнләшкән. Бу кеше бер ел элек машина мастерскоенда чакыру кәгазьләрен өләшкән ир кешеләрнең берсе булып чыккан! Бу ир кеше ачык нотыкны тыңларга килгән һәм Изге Язмалар өйрәнүе турында сораган. Ә хәзер ул хатыны белән инде суга чумдырылган булган.

• Очраклы вәгазьләү ярдәмендә хакыйкатьне белгән апа-кардәш үзенең вәгазьләү өчен махсус территориясе бар дип саный: ул үзенең өч баласы ярдәмендә очраткан кешеләргә вәгазьли. Аның бу территориясе күршеләрдән, шулай ук ул мәктәптә һәм ата-аналар җыелышларында очраткан әти-әниләрдән тора. Башкалар белән танышканда, ул гади итеп һәм чын күңелдән балаларын тәрбияләүдә аңа Изге Язмалар файда китергәнен әйтә. Соңыннан ул башка берәр темага күчә. Кеше белән инде сөйләшкәне булганга күрә, аңа алдагы сөйләшүләрдә Изге Язмаларны кулланырга җиңелрәк. Шундый ысулны кулланып, ул 12 кеше белән Изге Язмалар өйрәнүен башлаган, һәм алар суга чумдырылган.

• Бер апа-кардәш очраклы вәгазьләр өчен мөмкинлекне страховой агент килгәндә кулланган. Апа-кардәш аңардан яхшы сәламәтлеккә, бәхеткә һәм мәңге тормышка гарантия алырга теләмәс идеме дип сораган. Ул тели дип әйткән һәм апа-кардәш страхованиенең кайсы төре турында сөйли икәнен сораган. Апа-кардәш бу кешегә Изге Язмалардагы вәгъдәләрне күрсәткән һәм аңа басмаларыбызның берсен тәкъдим иткән. Страховой агент бу басманы бер кич эчендә укып чыккан. Аның белән Изге Язмалар өйрәнүе үткәрелә башлаган. Аннары ул җыелышларга йөри башлаган һәм соңрак суга чумдырылган.

• Самолет белән сәяхәт иткәндә, бер апа-кардәш аның янында утырган бер хатын-кыз белән сөйләшә башлаган һәм хәтта аңа вәгазьли алган. Самолет төшкәч, апа-кардәш аңа үзенең адрес белән телефон номерын биргән һәм бу хатынны икенче мәртәбә Йәһвә Шаһитләре килгәч, алардан Изге Язмалар өйрәнүе турында сорарга дәртләндергән. Киләсе көнне үк бу хатын-кызга ике Йәһвә Шаһите килгән. Аның белән Изге Язмалар өйрәнүе үткәрелә башланган, ул рухи яктан тиз үскән, суга чумдырылган һәм тиздән үзе өч Изге Язмалар өйрәнүен үткәрә башлаган.

• Картлар йортында яшәгән йөз яшьлек сукыр абый-кардәш еш кына болай ди: «Безгә Патшалык кирәк». Абый-кардәшнең мондый сүзләре шәфкать туташларында һәм пациентларда сораулар тудырган һәм моның ярдәмендә бу абый-кардәшнең Патшалык ул нәрсә икәнлеген аңлатырга мөмкинлеге булган. Анда эшләгән бер хатын-кыз абый-кардәштән ул оҗмахта нәрсә эшләячәк дип сораган. Ул болай дип җавап кайтарган: «Мин күрәчәкмен, яңадан йөриячәкмен һәм инвалид коляскамны яндырачакмын». Сукыр булганга күрә, абый-кардәш бу хатын-кызны аңа журналларны укырга сорый. Ул кардәшнең кызы килгәч, шул ук хатын аңардан журналларны өенә алырга ярыймы дип сораган. Ә бер шәфкать туташы абый-кардәшнең кызына болай дигән: «Картлар йортыбызда „Безгә Патшалык кирәк“ дигән яңа тема яңгырый».

• Бер апа-кардәш ресторанда чиратын көткәндә, якында утырган берничә олы ир кешенең сәяси темаларга сөйләшкәнен ялгыш ишеткән. Бер ир кеше хөкүмәт турында ул проблемаларыбызны чишә алмаячак дип әйткән. Апа-кардәш эчтән болай дип уйлаган: «Бу минем вәгазьләр өчен мөмкинлегем». Ул кыска гына дога кылган һәм аларга якынлашып, үз исемен әйткән. Аннан соң ул кешелекнең проблемаларын чишәчәк хөкүмәт, ягъни Аллаһы Патшалыгы турында сөйли башлаган һәм аларга үзе белән алып килгән брошюраны биргән. Шунда ук ресторанның администраторы килгән. Апа-кардәш ул мине куып чыгарырга телидер дип уйлаган. Әмма ул киресенчә апа-кардәшнең сүзләрен тыңлаганын әйткән. Ул да брошюраны алырга теләгән. Шулай ук сөйләшүне тыңлаган тагын бер эшче килгән, аның күзләреннән яшьләр ага иде. Аның белән элек Изге Язмалар өйрәнүе үткәрелгән булган һәм хәзер ул аны яңадан башларга теләгән.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу