Син очраклы вәгазьләргә әзерме?
1. Очраклы вәгазьләү уңышлы була алганын нинди мисал күрсәтә?
1 Очраклы вәгазьләү бик уңышлы булырга мөмкин. Изге Язмаларда яхшы нәтиҗәләр китергән очраклы вәгазьләү мисаллары бик күп язылган (Яхъя 4:7—15). Вәгазьнең бу төрендә катнашырга әзер булыр өчен, без нәрсә эшли алабыз?
2. Киемебез һәм тышкы кыяфәтебез шаһитлек бирергә ничек ярдәм итә ала?
2 Кием һәм тышкы кыяфәт. Киемебезгә һәм тышкы кыяфәтебезгә һәрвакыт игътибарлы булсак, без башкаларга яхшы хәбәрне кыенсынмыйча сөйли алачакбыз (1 Тим. 2:9, 10). Тышкы кыяфәтебез яраклы булмаса, бу безне, бәлки, шаһитлек бирүдән тыеп калыр. Ә киемебез пөхтә һәм чиста булса, башкалар безнең ни өчен шулай киенгәнебез турында сорарга мөмкин. Мәсәлән, яхшы киенгән ирле-хатынлы Йәһвә Шаһите юлда барганда бер мөселман ир кеше янында утырган. Аларның тышкы кыяфәтенә игътибар итеп, бу ир кеше алар мәсихче түгелме дип сораган. Нәтиҗәдә, алар өч сәгать буе Изге Язмалар турында сөйләшкән.
3. Гайсә үрнәге буенча эш итеп сөйләшүне ничек башлап була?
3 Сөйләшүне башла. Гайсә Ягъкуб коесы янында Самарея хатынын очраткач, ул сөйләшүне гади башлаган: эчәргә су сораган. Без дә сөйләшүне гади сүзләр яки гади сорау биреп башлый алабыз. Кайчакта икеләнсәк тә, Йәһвәнең ярдәменә таянып, без «кыюлык» белән сөйләшүне башлый алабыз (1 Тес. 2:2).
4. Очраклы вәгазьләр өчен, ничек әзерләнергә?
4 Мөмкинлекләр эзлә. Күп вәгазьчеләр очраклы вәгазьләр өчен мөмкинлекләр тапкан. Үз шартларыңны исәпкә ал һәм көн дәвамында очрата алган кешеләр турында уйлан. Үзең белән кирәкле әдәбият һәм кечкенә Изге Язмалар китабын йөрт. Игътибарлы бул һәм тирә-яктагы кешеләр белән кызыксын. Көн дәвамында туа алган мөмкинлекләр турында алдан ук уйлансак, яхшы шаһитлек бирергә әзер булырбыз (Флп. 1:12—14; 1 Пет. 3:15).
5. Ни өчен без очраклы вәгазьләүне планлаштырырга тиеш?
5 Очраклы вәгазьләр өчен туган мөмкинлекләрне кулланыйк. Безнең моның өчен ике зур сәбәбебез бар: Аллаһыны һәм якыннарыбызны ярату (Мат. 22:37—39). Вәгазь эше — ашыгыч эш булганга, без очраклы вәгазьләүне планлаштырырга тиеш. Соң булганчы, без һәр мөмкинлекне кулланып, башкаларга Патшалык турында яхшы хәбәрне сөйләргә әзер булырга тиеш (Рим. 10:13, 14; 2 Тим. 4:2).