Без һәрвакыт шаһитлек бирергә әзер
1. Гайсәнең кое янында хатынга вәгазьләвеннән без нәрсәгә өйрәнәбез?
1 Гайсә берничә сәгать юлда үткәргән. Ул арыган һәм сусаган. Шәкертләре ризык сатып алырга киткәч, ул Самарея шәһәре читендәге кое янына ял итәргә утырган. Гайсә Самареядә вәгазьләргә тиеш булмаган; ул Гәлиләядә хезмәтен дәвам итәр өчен узып кына барган. Шулай да ул су алырга килгән хатын-кызга шаһитлек бирергә мөмкинлекне кулланган (Яхъя 4:5—14). Ни өчен? Чөнки Гайсә һәрвакыт Йәһвәнең «тугры һәм хакыйкый Шаһите» булып калган (Ачыл. 3:14). Без дә һәрвакыт Йәһвә Шаһитләре булып калып, Гайсәдән үрнәк алабыз (1 Пет. 2:21).
2. Очраклы вәгазьләргә без ничек әзерләнә алабыз?
2 Әзерлән. Үзебез белән әдәбият йөртсәк, без очраклы вәгазьләргә әзер була алабыз. Күп вәгазьчеләр үзләре белән трактатлар алып йөри һәм кибетчеләргә, ягулык салу станциясендәге эшчеләргә һәм көн дәвамында очраткан башка кешеләргә калдыра (Вәг. 11:6). Еш сәяхәт иткән апа-кардәш сумкасына һәрвакыт кечкенә Изге Язмаларны һәм «Хак тәгълиматлар» китабын сала, һәм янында утырган кешеләр белән сөйләшә башларга тырыша.
3. Без ничек сөйләшүне башлый алабыз?
3 Сөйләшүне башла. Очраклы вәгазьләгәндә, без әңгәмә башында ук Изге Язмалар турында сөйли башламыйбыз. Гайсә хатын-кызга үзенең Мәсих булуы турында сөйләшү башында ук әйтмәгән. Ул аның кызыксынуын уятып, эчәргә су гына сораган (Яхъя 4:7—9). Бер апа-кардәшнең сүзләре буенча, ул шундый ук ысул ярдәмендә, кеше аңардан бәйрәмнәр үткәрәсеңме дип сораганда, сөйләшү башлый. Йәһвә Шаһите булганга бәйрәмнәрдә катнашмаганын әйтер урынына, ул: «Мин бәйрәм итмәскә карар иттем»,— дип җавап бирә. Кеше кызыксынып, гадәттә, ни өчен дип сорый һәм апа-кардәшкә вәгазьләргә мөмкинлек бирә.
4. Ни өчен Маттай 28:18—20 дәге сүзләр сине ашкынучан булырга дәртләндерә?
4 Гайсә җирдә ашкынып хезмәт итүен тәмамласа да, ул әле дә үзе калдырган үрнәк буенча алып барылган вәгазь эше белән бик кызыксына (Мат. 28:18—20). Шуңа күрә без дә, Гайсә кебек, һәркайсы вакытта иманыбыз турында халык алдында игълан итәргә әзер (Евр. 10:23).