Хезмәт иткәндә вакытны мөмкин кадәр яхшырак кулланыгыз
Йәһвә Шаһитләре 2014 хезмәт елында вәгазьдә 1 945 487 604 сәгать үткәрде. Моннан безнең Йәһвәгә хезмәттә вакытны бушка уздырырга теләмәгәнебез күренә! (Мәд. 109:3; 1 Көр. 15:58) «Вакыт инде аз» калганга, без кыйммәтле сәгатьләрне мөмкин кадәр күбрәк кешеләргә вәгазьләр өчен куллана алмыйбызмы? (1 Көр. 7:29)
Хезмәттәге вакытыбызны мөмкин кадәр яхшырак кулланыр өчен, акыллы эш итү мөһим. Әйтик, син бер сәгатькә яисә күбрәк вакытка вәгазьнең берәр төрендә катнашырга чыктың, ләкин беркем белән дә әйбәтләп сөйләшеп булмады, ди. Алайса, берәр нәрсәне үзгәртеп булмыймы? Әлбәттә, шартлар төрле була, әмма киләсе киңәшләр буенча эш итеп, син вакытны «буш һавага сукмыйча» куллана алырсың (1 Көр. 9:26).
Өйдән-өйгә вәгазьләү. Дистәләгән еллар вәгазьчеләр үз көннәрен өйдән-өйгә вәгазьләп башлый. Ләкин күпләр көндез эшләгәнгә, өйдән-өйгә, бәлки, кич белән вәгазьләп карап буладыр. Ул вакытта күбрәк кеше өйдә утыра һәм ял итә. Көндез исә урамда яисә эш урыннарында вәгазьләү күбрәк җимеш китерә.
Иҗтимагый урыннарда вәгазьләү. Җыелма өстәлләрне һәм күчерелмә стендларны халык ташкыны аккан территориягездәге берәр урынга урнаштыру яхшырак булыр. («Безнең изге хезмәтебез», 2013 ел, июль саны, 5 нче битне кара.) Иҗтимагый урыннарда вәгазьләү өчен бүлеп куелган урында халык азайса, җыелышның хезмәт комитеты, бәлки, күчерелмә стендны я җыелма өстәлне халык ташкыны аккан башка берәр җиргә күчерергә булыр.
Кабат килеп китүләр һәм Изге Язмалар өйрәнүләре. Әйтик, хезмәтнең кайбер төрләрендә катнашу кайчак бик үк уңышлы булып чыкмый, ди. Андый вакытта кешеләргә кабат килеп китә алыр идеңме яисә Изге Язмалар өйрәнүләрен үткәрә алыр идеңме? Әйтик, өйдән-өйгә вәгазьләү шимбә иртән яхшы җимешләр китерә, ди. Алайса, Изге Язмалар өйрәнүеңне төштән соң я кич белән үткәрә алмас идеңме? Кешеләргә кабат килеп киткәндә, вәгазьчеләр хезмәттә күбрәк катнашыр өчен шул ук җирдә яшәгән өйрәнүчеләренә кереп чыга алмас идеме?
Отчетка язып куйган вәгазьдә үткәргән вакыт, әлбәттә, безне шатландыра, әмма күбрәк җимешләр татыгач шатлыгыбыз тагы да артачак. Хезмәтнең берәр төре билгеле бер вакытта әллә ни уңышлы булмаса, хезмәтнең башка төрендә катнашып кара. «Ашлык Хуҗасы» Йәһвәгә хезмәттәге вакытны мөмкин кадәр яхшырак кулланыр өчен җитәкчелек бирсен дип дога кыл! (Мат. 9:38)