Син кич белән вәгазьли алыр идеңме?
1. Бер белгечнең сүзләре буенча, рәсүл Паул кайчан өйдән-өйгә йөреп вәгазьләгән?
1 Бер китапта язылганча, рәсүл Паул, гадәттә, «көндезге сәгать дүрттән кичке караңгыга кадәр» өйдән-өйгә йөреп вәгазьләгән («Daily Life in Bible Times»). Без Паулның көн тәртибе чынлыкта шундый булганмы икәнен белмибез, әмма Паул «боларның барысын яхшы хәбәр хакына» теләп башкарганын беләбез (1 Көр. 9:19—23). Димәк, Паул, өйдән-өйгә вәгазьләгәндә күбрәк кешеләр белән сөйләшер өчен, көн тәртибен дөрес оештырган.
2. Ни өчен кич — вәгазьләр өчен яхшы вакыт?
2 Күп кенә җирләрдә вәгазьчеләр гадәттә атна дәвамында өйдән-өйгә иртән вәгазьли. Ә сезнең территориягездә бу һаман да вәгазьләр өчен иң яхшы вакытмы? Бер пионер үзенең территориясе турында болай дип сөйли: «Көндез беркем дә өйдә юк диярлек. Күпчелек кеше кич белән өйдә була». Кич белән вәгазьләгәндә аеруча ир кешеләр белән сөйләшергә күбрәк мөмкинлек була. Кешеләр кич белән үзләрен иркенрәк хис итә һәм теләбрәк сөйләшә. Әгәр дә бу файдалы булса, өлкәннәр хезмәт очрашуларын кич белән оештырырга тиеш.
3. Кич белән вәгазьләгәндә без ничек үтә күрүчән була алабыз?
3 Үтә күрүчән бул. Кич белән вәгазьләгәндә үтә күрүчәнлек кирәк. Мәсәлән, әгәр дә син кеше өчен уңайсыз вакытта, әйтик кичке аш вакытында, килгәнеңне күрәсең икән, соңрак килергә тәкъдим итсәң яхшырак булыр. Караңгы булса, фатир хуҗасы сине күрерлек урынга бас һәм тиз арада үзеңнең кем икәнеңне һәм ни өчен килгәнеңне әйт. Шулай ук парлап яки төркем белән вәгазьләү һәм кешеләр булган яхшы яктыртылган урамнардан яки баскычлардан йөрү акыллы булыр. Йокыга әзерләнгән кешеләрне борчымас өчен, бик соң килмә (2 Көр. 6:3). Әгәр дә кешеләр караңгы төшкәч курка икән, анда аз гына иртәрәк вәгазьлә (Гыйб. сүз. 22:3).
4. Кич белән вәгазьләү нинди фатихалар китерә?
4 Фатихалар. Кешеләр өйдә булган вакытта вәгазьләгәндә, без күбрәк шатлык табабыз. Күбрәк кешегә вәгазьләгән саен, безнең башкаларга «котылырга һәм хакыйкать турында төгәл белем алырга» ярдәм итәргә мөмкинлегебез күбрәк булачак (1 Тим. 2:3, 4). Кич белән вәгазьләр өчен, син үзеңнең графигыңны үзгәртә аласыңмы?