Танзания: Дар-эс-Салам шәһәрендә кешеләр күчмә стендтагы басмалар белән кызыксына
ҮТКӘН ЕЛНЫҢ ӘҺӘМИЯТЛЕ ВАКЫЙГАЛАРЫ
Яхшы хәбәр аны әле ишетмәгән кешеләргә җиткерелә
ӨЙДӘН өйгә йөреп вәгазьләү Йәһвә Шаһитләренең хакыйкатьне таратуда төп ысулы булып торса да, әдәбият өчен өстәлләр һәм күчмә стендлар Аллаһы Патшалыгы хакындагы яхшы хәбәрне вәгазьләүдә бик уңышлы ысул булып чыккан (Мат. 24:14). Вәгазьчеләр, иҗтимагый урыннарда кешеләргә шаһитлек бирер өчен, күчмә стендларны, әдәбият өчен өстәлләрне һәм стойкаларны куллана. Өстәвенә, бөтен дөнья буенча җыелышларга тагын якынча 250 000 күчмә стенд җибәрелгән булган. Бу нинди уңышлар китергән?
Танзаниядә, Дар-эс-Салам шәһәрендә, 2014 елда зур шәһәрләрдәге иҗтимагый урыннарда вәгазь программасы башланган вакыттан бирле якынча 700 кеше Изге Язмаларны өйрәнә башлаган. Күп кенә кызыксынучылар җыелышларга килә һәм Аллаһыга якынлаша. Шул илдә бер ел эчендә Африкадан һәм башка илләрдән килгән кешеләр, күчмә стендлар янына килеп, 250 000 нән артык басма алган.
Сөләйман утрауларында 2 000 гә якын вәгазьче хезмәт итә. Алар 300 дән артык утрауда вәгазьли. Бу утрауларда иҗтимагый урыннарда вәгазьләү хакыйкать орлыкларын чәчүдә мөһим роль уйный. Хониара башкаласында кардәшләр 104 000 нән артык журнал белән 23 600 дән артык брошюра тараткан. Шулай итеп, ерак җирдә урнашкан авыллардан яки Йәһвә Шаһитләре булмаган утраулардан килгән күп кенә кешеләр хакыйкатьне ишетә алган. Бер тапкыр Йәһвә Шаһитләре бары тик ярты көн эчендә «Изге Язмаларның хак тәгълиматлары» китабының 400 данәсен тараткан һәм 60 кеше үзләре белән өйрәнергә сораган.
Бер көнне пионерлар булып хезмәт иткән Майкл һәм Линда иртән иртүк Маргарита утравында (Венесуэла) бер пляж тирәсендә күчмә стенд белән вәгазьләп торган. Анибал исемле кеше, стенд янына килеп, «Хак тәгълиматлар» китабын алган. Ул аларга нәкъ шул пляжда җиде ел элек әтисе үлгәне һәм моның аркасында әнисе депрессиягә бирелгәне турында сөйләгән. Киләсе атнаны Анибал, кабат стенд янына килеп, Майкл белән Линдага, нәкъ шушы көнне әтием үлгән иде, дигән. Ул, кесә телефонын алып, әнисенә шалтыраткан һәм Майклны әнисен юатырга сораган. Майкл шулай эшләгән дә. Шул сөйләшүдән соң Анибалның әнисе Майкл белән Линдага берничә тапкыр шалтыраткан, һәм алар аңа кайбер юатучы шигырьләр укып киткән. Бер тапкыр Анибалның әнисе мондый СМС җибәргән: «Бүген мин үземне яхшырак хис итәм, чөнки сез мине юаттыгыз һәм иманымны ныгыттыгыз».
Зур шәһәрләрдәге иҗтимагый урыннарда вәгазь Кушма Штатларның 14 шәһәрендә 127 урында оештырылган булган. 2015 хезмәт елының беренче җиде аенда 8 445 Изге Язмалар өйрәнүе башланган! Бу ысул элек җыелышка йөргән күп кешеләргә ярдәм иткән: алар кабат хак гыйбадәт кылуга кушылган. Мәсәлән, Лос-Анджелеста (Калифорния) Терри исемле ир-атның күзе әдәбият белән өстәлгә төшкән. Өстәл янында тукталгач, аның янында басып торган кардәшләр аңардан басмаларыбызны моңарчы укыганы булдымы дип сораган. Терри, мин Йәһвә Шаһите, ләкин инде якынча дүрт ел буе актив түгел, дип аңлаткан. Кардәшләр, аңа Йәзәкил 34:11 не укып, аның белән фикер алышкан. Анда Йәһвә мондый сүзләр әйтә: «Менә! Мин үзем сарыкларымны эзләрмен һәм алар турында кайгыртырмын». Алар аңа безнең сайтыбыз һәм JW телевидениесе турында сөйләгән. Киләсе көнне, иртән, Терри, бу кардәшләрнең берсенә электрон хат җибәреп, шуны язган: кардәшләрнең өстәлен күргәнче, ул җыелышларга йөрмәгәне өчен Аллаһыдан кичерү сораган икән; ул шулай ук Йәһвәгә якынлашыр өчен ярдәм сорап дога кылган. «Нәкъ шул вакытны сез мине җылы сәламләдегез,— дип әйтә Терри.— Сез миңа дәртләндерүче шигырь укыдыгыз һәм Йәһвәнең оешмасына кире кайтырга ярдәм итә торган басманы бирдегез. Бу минем догама җавап булды».
Эфиопиядә, Аддис-Абеба шәһәрендә, зур шәһәрләрдәге иҗтимагый урыннарда вәгазь программасы буенча дүрт җирдә стендлар тора. Өч ай эчендә кардәшләр 37 275 басма тараткан һәм 629 кеше Изге Язмаларны өйрәнергә булган. «Хак тәгълиматлар» китабын алган күп кенә кешеләр арасында олы яшьтәге бер абый булган. Ул бу китапны шунда ук укый башлаган. Элек ул дини семинарда укыган булган, һәм аның Гайсә турында һәм Аллаһы Патшалыгы турында сораулары туган. Икенче көнне ул, үз сорауларына җавап алыр өчен, кире стенд янына килгән. Ә берсекөнгә ул өйрәнүгә ризалашкан һәм инде атна азагында беренче тапкыр җыелышка барган. Хәзер ул даими рәвештә җыелышларга йөри һәм рухи яктан үсә.
Эфиопия: Аддис-Абебада күчмә стендтан амхара телендәге басмаларны алып була
Мексикада бер яһүд кешесе, күчмә стенд янына килеп, ике абый-кардәштән үлем турында берәр мәгълүмат бармы дип сораган. Алар аңа андый журналлар бетте дип әйткән, шулай да алар аңа киләчәк турындагы бер журналны тәкъдим иткән. Бу кеше, кардәшләрнең берсен кулыннан тотып: «Мине киләчәк кызыксындырмый. Минем үземә кул саласым килә!» — дип әйткән. Аннары ул елый башлаган. Кардәшләр ни өчен аның андый хисләре туган дип сораган. «Мин үз улымны югалттым»,— дип үкси-үкси әйткән ул. Шуңа күрә кардәшләр, «Изге Язмаларның хак тәгълиматлары» дигән китапта 7 нче бүлекне ачып, аңа «Якын кешенең үлеме китергән кайгы» дигән өстәмә исем астында беренче ике абзацны укыган һәм бүлек азагында язылганнарны күрсәткән. Анда үлгән кешеләр өчен өмет турында әйтелә. Бу теге кешенең йөрәгенә шулкадәр үтеп кергән ки, ул хәтта абый-кардәшнең кулын кабат тотып: «Бу чыннан да дөресме?» — дип сораган. Кардәшләр аны Йәһвә үз вәгъдәсен, һичшиксез, үтәячәк дип ышандырган. «Үз улымны күрер өчен, миңа нәрсә эшләргә?» — дип сораган теге кеше. Кардәшләр аның янына килергә сөйләшкән. Аларның килүләренә, ул Изге Язмалар өйрәнүен зарыгып көтеп утырган.
Нью-Йоркта иҗтимагый урыннарда вәгазьне оештырырга булышкан бер күчеп йөрүче күзәтче болай дип әйткән: «Йәһвә бу программаны бик фатихалады! Бу ысул дистәләгән мең кешегә яхшы хәбәрне җиткерергә булышты һәм актив булмаган я җыелыштан чыгарылган кешеләргә кире кайтырга ярдәм итте. Элек алар югалган сарыклар шикелле иде, ә хәзер көтүгә кайтыр өчен ярдәм ала» (Йәзәкил 34:15, 16).