Хезмәттә сак бул
1. Ни өчен вәгазебездә сак булырга кирәк?
1 Аллаһы хезмәтчеләре «бүреләр арасында сарыклар» кебек, «азгын һәм бозык кешеләр арасында» вәгазьли (Мат. 10:16; Флп. 2:15). Халык арасындагы тәртипсезлекнең, җәбер-золымның һәм кешеләрне урлауның киң таралганы турында дулкынландыргыч хәбәрләр ишетеп була. Бу явыз кешеләрнең «явызлыкларында тагын да алга китүен» күрсәтә (2 Тим. 3:13). Изге Язмалардагы нинди принципларны куллану безгә вәгазьдә «сакланучан булырга» ярдәм итәчәк? (Мат. 10:16).
2. Нинди шартларда территорияне калдырып, башка җирдә вәгазьләү акыллырак булыр?
2 Үтә күрүчән бул. Гыйбрәтле сүзләр 22:3 тә бәла-казаларны абайлап үтү акыллы икәненә басым ясала. Игътибарлы бул! Гадәттә тыныч булган районнарда шартлар кинәт кенә үзгәреп куярга мөмкин. Әйтик, урамда полиция хезмәткәрләренең саны күбәя һәм күп кешеләр җыела башлый. Кайчак игелекле хуҗалар куркынычлыкның янавы турында алдан кисәтә. Нәрсә булыр дип кызыксыныр урынына, территорияне тоткарланмыйча калдырып,башка урында вәгазьне дәвам итү акыллырак булыр (Гыйб. сүз. 17:14; Яхъя 8:59; 1 Тес. 4:11).
3. Ничек Вәгазьче 4:9 дагы принципны хезмәттә кулланып була?
3 Хезмәттәшлек ит. Вәгазьче 4:9 да болай дип әйтелә: «Икәү бергә булу ялгыз булудан яхшырак». Син берүзең генә вәгазьләргә яратасыңдыр, әмма бүген моны куркынычсыз дип санап буламы? Кайбер җирләрдә куркынычсыз. Әмма башка урыннарда апа-кардәшләргә һәм яшь вәгазьчеләргә, аеруча кичке вакытларда, берүзләренә өйдән-өйгә вәгазьләү куркыныч булыр. Тәҗрибә шунсын күрсәтә: игътибарлы хезмәттәшнең булуы бик мөһим (Вәг. 4:10, 12). Һәрбер кардәшкә, төркем белән вәгазьләгәндә, башкаларның иминлеген истә тотарга кирәк. Территориядән киткәндә башкаларны кисәтеп куйсаң яхшырак булыр иде.
4. Ничек без җыелышның иминлеге турында кайгырта алабыз?
4 Җаннарыбыз турында кайгыртучы кешеләр буларак, өлкәннәр кирәкле очракларда гамәли җитәкчелек бирү өчен җаваплы (Евр. 13:17). Без тыйнак булганда һәм өлкәннәр белән хезмәттәшлек иткәндә, Йәһвә безне фатихалый (Мих. 6:8; 1 Көр. 10:12). Аллаһы хезмәтчеләре урынлы саклык күрсәтеп, төпле шаһитлек итүен алда да дәвам итсен.