Кешеләргә Аллаһыны тыңларга булышыгыз
1. «Аллаһы Патшалыгы килсен!» өлкә конгрессында нинди брошюраларның чыгуы турында белдерү ясалды, һәм аларның нинди үзенчәлеге бар?
1 «Аллаһы Патшалыгы килсен!» дигән өлкә конгрессында «Аллаһыны тыңла һәм мәңге яшә» һәм аның гадиләштерелгән варианты «Аллаһыны тыңла» дигән брошюра чыгуы турында белдерү ясалган иде. Бу брошюраларда текст бик күп түгел, шуңа күрә аларны тәрҗемә итүе җиңел һәм тиз. «Аллаһыны тыңла һәм мәңге яшә» брошюрасы беренче итеп инглиз телендә чыккач, ул 431 телгә тәрҗемә ителергә хупланды.
2. Бу брошюралар кем өчен файдалы булачак?
2 Бу брошюралар беренче чиратта кем өчен файдалы булачак? Әйдәгез, вәгазь эшендә еш килеп чыккан кайбер очракларны карап китик:
• Вәгазьче кеше белән беренче тапкыр сөйләшкәндә яисә кабат килеп киткәндә, аның бик үк яхшы укый алмаганына яки укый белми икәненә игътибар итә.
• Вәгазьче кешегә вәгазьли: аның туган телендә басмаларыбыз бик әз яки бөтенләй юк. Яисә территориябездә сөйләшергә уңайлы булган, әмма бу телдә укый алмаган кешеләргә вәгазьләү.
• Вәгазьче ишетмәгән кешегә ишарәләр телендә вәгазьли.
• Ата-аналар әле укый белмәгән баланы хакыйкатькә өйрәтергә тели.
3. «Аллаһыны тыңла» дигән брошюраның нинди үзенчәлекләре бар?
3 Яңа брошюраларның үзенчәлекләре: «Аллаһыны тыңла» дигән брошюрада текст бик әз, һәрбер битнең астында гади җөмләләр һәм төп фикерләргә басым ясаучы Изге Язмалардан сылтамалар китерелә. Ә ни өчен текст шулкадәр әз? Күз алдыңа китер: сиңа аңлашылмаган телдә, хәтта хәрефләре дә таныш булмаган, берәр нәрсә укырга бирәләр ди. Матур рәсемле булса да, бу басма синдә кызыксыну уятыр идеме? Юктыр. Шулай ук, укый белмәгән кешеләрнең дә, басмаларда күп текст булуын күргәч, әллә ни зур кызыксынулары уянмый. Шул сәбәпле һәр биттә рәсемнәргә аерым игътибар бирелә, бер рәсемнән икенче рәсемгә күчүе уклар белән күрсәтелгән, һәм бу фикер алышырга булыша.
4. «Аллаһыны тыңла һәм мәңге яшә» брошюраның нинди үзенчәлекләре бар?
4 «Аллаһыны тыңла» брошюрасында кебек «Аллаһыны тыңла һәм мәңге яшә» дигән брошюрада да шул ук рәсемнәр. Ул бик үк яхшы укый алмаган яки укырга өйрәнгән кешеләр өчен әзерләнгән. Шулай ук вәгазьче «Аллаһыны тыңла» брошюрасы буенча өйрәнү алып барганда, бу брошюраны куллана ала. Һәр сул яктагы битнең өске өлешендә сорау рәвешендә бүлекнең исеме китерелгән. Һәм бу сорауга җавапны шушы ике биттәге рәсемнәр, аларны аңлатучы язулар һәм Изге Язмалар сылтамалары ярдәмендә табып була. Күп кенә битләрнең асларында өстәмә фикерләр белән Изге Язмалар шигырьләре китерелгән рамкалар бар, һәм шулар буенча, өйрәнүченең сәләтләренә карап, фикер алышып була.
5. Кайчан һәм ничек итеп бу брошюраларны тәкъдим итеп була?
5 Ничек аларны кулланып була? Без бу айда брошюраларны тәкъдим итәбезме-юкмы, урынлы булса, бу брошюраларны өйдән-өйгә вәгазьләгәндә тәкъдим итеп була («Ничек бу брошюраларны тәкъдим итеп була» дигән рамканы кара). Кабат килеп китүләр ясаган вакытта, без «Минем сезгә бер әйбер күрсәтәсем килә» дигән сүзләр белән бу брошюрага игътибар итеп, тыңлаучыга аны бирә алабыз.
6. Ничек бу брошюралар ярдәмендә Изге Язмалар өйрәнүен алып барып була?
6 «Аллаһыны тыңла» брошюрасында сораулар булмаганга, Изге Язмалар өйрәнүен гадәттәгечә сорау-җавап итеп үткәрергә кирәк түгел. Төрле халык кешеләре хикәяләр тыңларга яраталар. Шуңа күрә аларга Изге Язмалар хикәяләрен сөйләгез: рәсемнәрне күрсәтегез һәм анда нәрсә сурәтләнгән икәнен аңлатыгыз. Илһамланып сөйләгез. Өйрәнүчене үз фикерен әйтергә дәртләндерегез. Битнең аскы өлешендә китерелгән Изге Язмаларның шигырьләрен укып китегез һәм укыганнар өстеннән бергәләшеп фикер алышыгыз. Кешене әңгәмәгә чакырыр өчен һәм каралган материалны ул дөрес аңладымы икәнен белер өчен, сораулар бирегез. Ә әгәр дә өйрәнүче «Аллаһыны тыңла һәм мәңге яшә» брошюрасы буенча өйрәнә икән, рәсемне карап киткәндә, бергә текстны һәм Изге Язмалардан шигырьләрне укып барыгыз.
7. Без өйрәнүчеләргә рухи яктан үсәргә ничек булыша алабыз?
7 Өйрәнүчеләргә рухи яктан үсәргә булышыгыз. Андый әңгәмә кешене укырга өйрәнергә дәртләндерергә мөмкин, һәм шулай итеп, аның Йәһвә турында белем алырга шәхси мөмкинлеге булачак (Мат. 5:3; Яхъя 17:3). Мәсәлән, «Аллаһыны тыңла» брошюрасы буенча өйрәнү алып барганда, бераз вакыт узгач, өйрәнүчене укырга өйрәтергә тәкъдим итә аласың һәм, шулай итеп «Аллаһыны тыңла һәм мәңге яшә» дигән брошюра буенча өйрәнүгә күчеп була. Бу ике брошюраның кайсысы буенча өйрәнү үткәрелгән булуына карамастан, өйрәнүче суга чумдырылу үтәргә әле әзер булмас. Сиңа аның белән Изге Язмаларны өйрәнү өчен берәр басмага күчәргә кирәк; моның ярдәмендә ул Изге Язмаларның тәгълиматларын тулырак аңлар.
8. Вәгазьдәге яңа кораллар өчен син ни өчен рәхмәтле?
8 Кеше мәңге яшәргә теләсә, аңа Галәмнең Хакимен тыңларга кирәк (Ишаг. 55:3). Һәм Йәһвә «барлык кешеләрнең», шул исәптән укый алмаган кешеләрнең, аны тыңларга өйрәнүләрен тели (1 Тим. 2:3, 4). Аллаһыны тыңларга өйрәтүче яңа кораллар өчен без никадәр рәхмәтле!
[3 биттәге рамка]
Ничек бу брошюраларны тәкъдим итеп була
Брошюраның 2—3 нче битләрен ачып, хуҗага күрсәт һәм болай дип әйт: «Сезнең шундый дөньяда яшәсегез килер идеме? [Җавабын тыңла.] Изге Язмаларда шундый вәгъдә бар: Аллаһы бөтен дөньяны матур һәм тыныч итәчәк, анда фәкыйрьләр һәм авырган кешеләр инде булмаячак. Игътибар итегез, анда яшәр өчен, безгә нәрсә эшләргә кирәк. [3 нче бит өстендәге Ишагыйя 55:3 не укып кит.] Монда без Аллаһыга „килергә“ һәм аны „тыңларга“ чакырылабыз. Ә ничек без Аллаһыны тыңлый алабыз?» 4—5 нче битләрне ачып, җавапны карап кит. Әгәр дә аның вакыты булмаса, брошюраны аңа калдыр һәм җавапны карап китәр өчен, кабат килеп китүгә сөйләш.