Бар кешеләргә дә вәгазьлә
1. Ни өчен уңышлы вәгазьчеләрне оста һөнәрче белән чагыштырып була?
1 Оста һөнәрченең күп кораллары бар, һәм ул аларны кайчан һәм ничек кулланырга икәнен бик яхшы белә. Вәгазь эшебезне башкарыр өчен, безнең дә төрле коралларыбыз бар. Мәсәлән, безгә бар кешеләргә вәгазьләр өчен ярдәм буларак, төрле темаларга брошюралар бастырылган (1 Көр. 9:22). «Безнең патшалык хезмәтебез»нең бу санындагы өстәмә битләрендә андый брошюраларның кайберләре китерелә; анда алар кем өчен бастырылган булганы аңлатыла һәм аларны тәкъдим итәр өчен кереш сүзләр китерелә.
2. Вәгазьдә брошюраларны нинди очракларда кулланып була?
2 Брошюраларны нинди очракларда кулланырга. Һөнәрче коралны кирәк булганда куллана. Без дә берәр брошюраны, ул тәкъдим ителгән айда гына түгел, ә брошюраның кешегә файда китерәчәген сизгәндә дә тәкъдим итә алабыз. Әйтик, без христианнар булмаган берәр территориядә вәгазьлибез һәм безгә бу айда беренче килүдә Изге Язмалар өйрәнүен башларга тырышырга кирәк. Гадәттә, андый территориядә яшәүчеләр Изге Язмалар белән кызыксынмый диярлек. Аларга башта берәр брошюраны тәкъдим итү һәм аларның кызыксынулары үскәч кенә, Изге Язмаларны өйрәнү өчен басманы бирү яхшырак булыр.
3. Ни өчен безгә коралларыбызны оста кулланырга кирәк?
3 Үз эшләрендә оста булган кешеләр Изге Язмаларда мактап искә алына (Гыйб. сүз. 22:29). Безнең көннәрдә «Аллаһының Яхшы хәбәрен игълан итү» эше бар нәрсәдән дә мөһимрәк (Рим. 15:16). «Эшен оятка калмаслык итеп башкаручы эшче» булыр өчен, безгә коралларыбызны оста кулланырга тырышырга кирәк (2 Тим. 2:15).