Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • km 7/15 3 б.
  • Өйрәтү кораллары

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Өйрәтү кораллары
  • Безнең изге хезмәтебез 2015
  • Охшаш мәкаләләр
  • Аллаһы Сүзендәге хакыйкатькә өйрәтегез
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2018 ел
  • Хезмәт өчен сайланган коралларыңны оста куллан
    «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2018)
  • Бар кешеләргә дә вәгазьлә
    Безнең изге хезмәтебез 2012
  • Изге Язмаларны өйрәнү өчен кораллар
    «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2021)
Күбрәк карарга
Безнең изге хезмәтебез 2015
km 7/15 3 б.

Өйрәтү кораллары

1. Ни өчен мәсихче вәгазьчене һөнәрче белән чагыштырып була?

1 Һөнәрче күптөрле кораллар куллана. Аларның кайберләрен — махсус эш өчен, ә башкаларын көн дә кулланалар. Тәҗрибәле һөнәрченең төп кораллары һәрвакыт кулы астында, ул аларны оста куллана белә. Изге Язмаларда һәр мәсихчегә хезмәттә бар тырышлыкларын куярга һәм «эшен оятка калмаслык итеп башкаручы эшче» булырга киңәш ителә (2 Тим. 2:15). Безнең коралларыбызның кайсысы иң мөһиме? Бу Аллаһы Сүзе; шәкертләр әзерләгәндә без аны һәрвакыт кулланабыз (Мат. 28:19, 20). Шуңа күрә аны оста куллана һәм «хакыйкать сүзен дөрес өйрәтә» белергә кирәк. Ләкин безнең башка өйрәтү коралларыбыз да бар, без аларны еш кулланабыз. Бар мәсихчеләргә аларны оста куллана белү, ягъни кешеләрне хакыйкатькә өйрәтә белү мөһим (Гыйб. сүз. 22:29).

2. Безнең нинди төп өйрәтү коралларыбыз бар?

2 Төп өйрәтү коралларыбыз. Изге Язмалардан тыш без нинди коралларны куллана белергә тиеш? Безнең андый коралларыбыз күп. Аларның берсе — Изге Язмаларны өйрәнер өчен темалар. Өйрәтү коралларыбыз санына шулай ук кайбер брошюралар керә. Изге Язмалар өйрәнүен башлар өчен яхшы корал — «Аллаһы Сүзенә кереш сүз» дигән брошюра. Өйрәнүчебезне Изге Язмалардагы принциплар буенча яшәргә өйрәтер өчен, өйрәнүне «Аллаһы мәхәббәтендә калыгыз» дигән китап буенча дәвам итик. Шуңа күрә безгә бу басмаларны оста куллана белергә кирәк. Бәлки, җыелыш территориясендә яшәүче кешеләр начар укый яисә аларның телендә басмалар әз бастырылган я басмалар бөтенләй юк. Андый кешеләрне очратканда, «Аллаһыны тыңла» һәм «Аллаһыны тыңла һәм мәңге яшә» дигән брошюраларны куллана алабыз. Өйрәнүчеләрне оешмабызга юнәлдерер өчен төп коралыбыз — «Бүген Йәһвә ихтыярын кем үти?» дигән брошюра. Шәкертләрне әзерләр өчен яхшы ярдәм — «Ни өчен Изге Язмаларны өйрәнергә кирәк?» һәм «Патшалык Залына рәхим итегез!» дигән видеороликлар. Аларны да куллана белергә кирәк.

3. Киләсе айлардагы «Безнең изге хезмәтебез»дә безгә нинди ярдәм күрсәтеләчәк?

3 Киләсе айлардагы «Безнең изге хезмәтебез»дә төп өйрәтү коралларыбызны куллану буенча киңәшләр биреләчәк. Бу киңәшләрне үтәп, без мондый сүзләр буенча эш итәрбез: «Үз-үзеңне күзәтеп тор һәм өйрәткәннәреңә игътибарлы бул. Моны бирешмичә дәвам ит, чөнки шулай эшләп, син үзеңне дә, тыңлаучыларыңны да коткарырсың» (1 Тим. 4:16).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу