МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ
Хезмәт өчен сайланган коралларыңны оста куллан
Шәкертләрне әзерләү эше йорт төзүгә охшаш. Һәрберебезнең, яхшы төзүченеке кебек, үз кораллары булырга тиеш. Безгә аеруча төп коралыбызны — Аллаһы Сүзен — оста куллана белергә кирәк (2Тм 2:15). Тәҗрибәле вәгазьче шулай ук башка коралларны да, мәсәлән планнарны, аерым мәкаләләрне һәм видеороликларны куллана. Ә син үзең өчен кораллар сайладыңмы һәм аларны оста куллана беләсеңме?a
Хезмәт өчен сайланган коралларыңны оста кулланырга ничек өйрәнергә? 1) Вәгазь төркемеңнең күзәтчесеннән ярдәм сора; 2) тәҗрибәле вәгазьчеләр һәм пионерлар белән хезмәттәшлек ит; 3) һәрвакыт вәгазьдә шул коралларны кулланырга тырыш. Вакыт узу белән, син үзең сайлаган планнар, аерым мәкаләләр һәм видеороликлар ярдәмендә башкаларны өйрәтүдә яхшыра барачаксың һәм, рухи төзү эшендә катнашып, тагы да күбрәк шатлык кичерәчәксең.
Минем хезмәт өчен нинди коралларым бар?
Һәрбер коралны мин нинди аерым очракта куллана алам?
Мин тәҗрибәле вәгазьчеләрдән нәрсәгә өйрәнә алам?
a Акыллылык күрсәтеп, син билгеле бер кеше өчен я хезмәтнең билгеле бер төре өчен нинди корал иң уңышлы булачагын хәл итә аласың.