Кереш сүзләр
Август аеның беренче шимбә көнендә Изге Язмаларны өйрәнүен башлау.
«Изге Язмаларда фәрештәләрнең борынгы вакытта да, бүген дә тәкъва кешеләргә булышканы турында әйтелә. Ишеткәнегез бармы: ике фәрештә Лут белән аның өйдәгеләрен коткарган?» Яратылыш 19:15—17 не укы. Укыганнан соң «Сезнең догаларыгызны кем тыңлый?» дигән брошюраны кешегә бир, 16 нчы биттәге бер яисә берничә абзацны карап кит һәм кабат килеп китүгә сөйләш. Бу брошюраны аңа калдыр.
«Сезнең догаларыгызны кем тыңлый?» дигән брошюра:
◼ «Күпләр Аллаһыны Атабыз дип атый. Сезнеңчә, Аллаһыга алай дип мөрәҗәгать итеп буламы? [Җавабын тыңла һәм 1 Яхъя 4:8 не укы.] Ярату Аллаһының төп сыйфаты булганга күрә, ул безне кызгана, кайгырта, яклый һәм өйрәтә. Чын әти шулай эшләр иде, шулай бит?» 19—22 не битләрдәге мәкаләне күрсәт һәм брошюраны тәкъдим ит.
◼ «Күп ата-аналар үз балаларына Аллаһыга иман үстерүләрен теләр иде. Сез мондагы язылган сүзләр белән ризамы? [Еврейләргә 3:4 не укы һәм җавабын тыңла.] Чыннан да, шундый гаҗәеп һәм катлаулы Галәмне Барлыкка Китерүче булырга тиеш. Изге Язмалардан Аллаһы Тәгалә турында күпне белеп була. Сез бу брошюрадан Аллаһыга ничек иман үстерергә икәнен һәм аңа ничек дога кылырга икәнен белерсез».