«... аенда брошюраларны тәкъдим итү»
Хезмәт очрашуында без гадәттә ай саен брошюраларны ничек тәкъдим итеп була икәне турында фикер алышабыз. Бу пунктның максаты брошюраларның эчтәлеген карап чыгу түгел. Киресенчә, ул брошюраларны ничек тәкъдим итеп булганына багышланган. Шулай итеп, билгеләнгән абый-кардәш брошюраларга кызыксындыру уятыр өчен кыска кереш сүзләр белән башлый. Аннары ул вәгазьчеләр белән берәр мәкалә (ягъни кереш мәкаләләр) буенча фикер алыша. Шул чакта бар кардәшләр күзәтеп бара ала һәм алар кулланырга теләгән тәкъдимнәрне язып куя ала. Кереш сүзләрне тулысынча әйтер урынына ул тыңлаучылардан территориябездәге кешеләрне кызыксындырган берничә сорауларны бирергә һәм нинди шигырьләрне укып була икәнен сорый. Брошюраны ничек тәкъдим итеп булганын күрсәтеп, ул пунктны тәмамлый. Без брошюраны алдан карап чыксак һәм үз тәкъдимнәребезне бирергә әзер булсак, яхшы булыр иде. Һәрберсе яхшы әзерләнсә, бу очрашу безгә бер-беребездән өйрәнергә ярдәм итәр (Гыйб. сүз. 27:17).