Очрашуның тәртибе, 24 декабрь
24 ДЕКАБРЬ АТНАСЫ
5 җыр һәм дога
□ Изге Язмаларны җыелыш белән өйрәнү
bm 26—28 нче битләр (30 мин)
□ Теократик хезмәт мәктәбе
Изге Язмаларны уку: Зәкәрия 9—14 (10 мин)
№ 1: Гыйбрәтле сүзләр 8:1—21 (4 мин яисә әзрәк)
№ 2: Мәрьям «мәңге гыйффәтле кыз түгел» (td 21Б) (5 мин)
№ 3: Гыйбрәтле сүзләр 15:1 дәге сүзләрне нинди очракларда кулланып була? (5 мин)
□ Хезмәт очрашуы
30 мин. Без рәсми веб-сайтыбызны ничек яхшырак куллана алабыз. 3—6 нчы битләр буенча фикер алышу. 4 нче битне карап киткәндә, өч минутлык демонстрация әзерлә: гаилә гыйбадәт кылу кичен тәмамлый. Гаилә башы гаиләдәгеләренең киләсе атнага нинди тәкъдимнәре бар дип сорый. Балалар веб-сайтның (рус телендә) «Яшүсмерләр» дигән өлешенең кайбер темаларын карап чыгарга үз теләкләрен белдерә. Тыңлаучылардан алар jw.org дигән сайтны шәхси һәм гаилә өйрәнүе өчен ничек кулланганын яки кулланырга теләгәнен сора. 5 нче битне карап киткәндә, өч минутлык демонстрация әзерлә: вәгазьче, үз кесә телефонын, планшетлы компьютерын я башка электрон җайланмасын кулланып, сайт ярдәмендә безнең ышануларыбыз турында сораган кешегә җавап бирә. 6 нчы битне карап киткәндә, дүрт минутлык демонстрация әзерлә: вәгазьче кызыксынган кеше белән сөйләшкәндә аңа башка телдә уку җиңелрәк икәнен аңлый. Вәгазьче үз электрон җайланмасын яки кешенең компьютерын кулланып jw.org сайтны күрсәтә, һәм аның телендә «Хакыйкать» дигән трактатның бер битен ачып аның буенча фикер алыша. Тыңлаучылардан алар ничек jw.org дигән сайтны хезмәттә кулланганын сора.
10 җыр һәм дога