Рәсми веб-сайтыбызны хезмәтеңдә куллан
Кешеләрне веб-сайтны кулланырга дәртләндер. Кайберәүләр безнең белән сөйләшергә я басмаларыбызны алырга икеләнеп тора, әмма алар өйләрендә jw.org сайтына кереп Йәһвә Шаһитләре турында күбрәк белергә каршы түгел. Шул сәбәпле кешеләргә һәр уңайлы очракта веб-сайтыбыз турында әйт.
Сорауларга җаваплар. Без очраткан кеше, кызыксынган кеше яки танышыбыз Йәһвә Шаһитләре турында яки ышануларыбыз турында сораса, аңа җавап бирер өчен электрон җайланмаңны яки компьютерыңны куллан. Китерелгән шигырьләрне Изге Язмалардан укысаң, яхшы булыр. Интернетың булмаса, кешегә ничек ул үзе jw.org сайтына кереп җавапны таба алганын аңлат. («Изге Язмалардагы тәгълиматлар», аннары «Изге Язмалар нигезендә җаваплар» (рус телендә) яки «Безнең турында», аннары «Популяр сораулар» дигән сылтамалар буенча бар.)
Таныш кешеңә мәкаләне яки басманы җибәр. PDF яки EPUB форматында сайттан йөкләгән мәкаләне я басманы электрон хатка тоташтыр. Яки басманың аудиоязуын дискка яздыр. Суга чумдырылмаган кешегә электрон форматында тулы китапны, брошюраны я башка басманы җибәрәсең икән, син аны үз хисабыңа язып куя аласың. Басмаларыбызны җибәргәндә һәрвакыт кемнән җибәрелгәнен язарга кирәк, һәм бер үк басманы бер юлы берничә кешегә җибәрмәсәң, яхшырак булыр иде. («Басмалар» дигән сылтама буенча бар.)
Йәһвә Шаһитләре турында соңгы яңалыкларны күрсәт. Бу Изге Язмаларны өйрәнүчеләреңә һәм башка кызыксынган кешеләргә бөтендөнья буенча башкарган эшебезне күрергә һәм мәсихче кардәшлегебез өчен рәхмәтле булырга булышачак (Мәд. 132:1). («Яңалыклар» (рус телендә) дигән сылтама буенча бар.)
[5 биттәге схема]
(Тулырак мәгълүмат басманың үзендә китерелә)
Кулланып кара
1 «Басмалар» дигән сылтама астында син йөкләргә теләгән басманы тап һәм теләгән форматны сайлап төймәгә бас.
2 Кирәкле мәкаләне сайлар өчен, «MP3» форматына бас (рус телендә). Аны йөкләр өчен кирәкле мәкаләнең исеменә бас. Аны сайтта тыңлар өчен бас.
3 Чит телдәге басманы йөкләргә теләсәң, китерелгән исемлектән шул телне сайла.